Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аэрофлот” вакытында китә алмаган юлчыларга акча түлиячәк


Мәскәү һава аланнарында декабрьнең соңгы көннәрендә һава шартлары аркасында очышлары тоткарланган һәм китә алмаган юлчыларга акча түлиячәк. Компенсацияләрнең күләме 20 миллион доллар, диде һава ширкәтенең матбугат вәкиле Андрей Согрин.

Согрин сүзләренә караганда, түләү тәртибе яңа ел бәйрәмнәреннән соң игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG