Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда буран сәбәпле юлларда хәрәкәт чикләнде


Татарстанда бүген башланган каты җил һәм буран иртәгә кадәр дәвам итәр дип фаразлана.

Бүген үк күп кар яву сәбәпле юлларда машиналар хәрәкәте чикләнде. Юл хәрәкәте идарәсе Казан-Чаллы юлының кайбер өлешләрен үтү авыр булачак, дип кисәтте һәм машиналарны мөмкин булса юлга чыкмаска чакырды.

3 гыйнвар Татарстанда һава 4-12 дәрәҗә салкын булыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG