Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә өйләрен су баскан меңләгән кеше күчерелде


Австралиянең төньяк-көнчыгышын су басып бер хатын-кыз батып үлде, меңләгән кеше торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Квинслэнд штаты финанс министры Андрю Фрэйзер сүзләренә караганда, су басу илгә 900 миллион долларлык зыян китерде.

Су баскан җирнең мәйданы Германия һәм Франция кадәр. 200 меңләп кеше йортсыз калды. Кешеләрне су баскан җирләрдән күчерү кичә башланып бүген дә дәвам итте.

Кайбер шәһәрләргә юллар ябык. Кешеләр боралаклар белән коткарыла.
XS
SM
MD
LG