Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (5)


Казандагы Алафузов театры бинасы (архив фотосы)
Казандагы Алафузов театры бинасы (архив фотосы)

Эшчеләр сыйныфы

1917 елгы большевик инкыйлабы алды елларында татарлар Петербур, Мәскәү, Ростов-Дон, Томски, Иркутски, Семипалатински, Ташкент, Баку, Тифлис – кыскасы, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән. Бу кешеләр эре сәнәгать эшчеләре, рудник эшчеләре, урта сыйныф хезмәтчеләре, ремонтчы-төзәтүче, сатучы, кучер, швейцар, ягъни махсус белем кирәк булмаган, бары кыска вакытлы өйрәнүне генә таләп иткән эшләрдә файдаланылган.

Мәсәлән, Мәскәүдә йөк ташучылык, кучерлык, вак һөнәрчелек, вак сатучылык кебек тармакларда 20-25 мең татар хезмәт кылган дип исәпләнә. Кайбер татарларның Франция, Бельгия, хәтта Аргентинада да эшләүләре билгеле, тик алар турында төгәл мәгълүмат юк.

Рәсми документларга караганда, Русиядә барлык эшчеләр 2,5 миллион булса, татарлар бу санның йөздән берен дә тәшкил итмәгәндер.

XIX гасырның беренче яртысында тукыма сәнәгате татарларда бик мөһим роль уйный башлый. Шул ук гасырның икенче яртысында Кокшайскийның химия фабрикасы (1850), бертуган Алафузовларның сабын фабрикасы (1860) кебек зур сәнәгать кәсәбәләре эшчәнлеген башлап җибәрә.

1850 еллар азагына таба Казанда, бигрәк тә тукыма сәнәгатендә 380 ирекле эшче исәпләнгән. Казан губернасы өязләрендә бу сан 20 меңгә җитә. Болардан берничә меңе Идел һәм Чулман елгаларында йөзгән корабларда файдаланыла.

1861 елда крепостной хокукны бетерелгәннән соң авыл халкына иреклерәк хәрәкәт итү мөмкинлеге бирелә. Сәнәгать тә шулай итеп, күбрәк эш көченә ия булу форсатына тап була.

1897 елдагы инспектор хисапларыннан бертуган Алафузовларның завод-фабрикалары заманча җиһаз һәм эш кирәк-яраклары белән тәэмин ителгәнен күрәбез. Аларда тукучылар, тукыма осталары, тире эшкәртүчеләр һәм башкалар эшләгән. Бу квалификацияле эшчеләрнең саны 1884 елда 1 меңгә якын булса, 1913 елда ул 4500 меңгә кадәр җиткән.

1897 елда татарларның бары 3.68 проценты гына эшчеләргә туры килә. Бу сан урыс эшчеләре санының 22 проценты дигән сүз. Татар эшчеләренең күбесе кул эше белән мәшгуль булганын искә алсак, аларны сәнәгать эшчеләре сыйфатына кертү никадәр дөрес икән дигән сорау да туа.

Дөрестән дә, татар эшчеләрен алар эшләгән тармаклар буенча тикшерсәк, бу проблема килеп чыга. Аларны сәнәгать эшчеләре итеп карасак та, татарларның үзалдына яисә кечерәк бер һөнәрханәдә башкарырлык күп эшкә нигезләнгән хезмәт белән шөгыльләнгәннәре ачык. Өстәвенә, урыс һөнәрдәшләренә караганда саннары да шактый ким.

Гомумән алганда, сәнәгать эшчесе буларак билгеләнүче сыйныфларның 40 процентын вак һөнәрчеләр тәшкил иткән һәм татарларда бу нисбәт байтак югарырак та булган. Моннан тыш, үзләренең җиңел эш коралларын тотып алар тормыш һәм хезмәт шартлары яхшырак урыннарга да китә алган.

Чын сәнәгать эшчеләре исә билгеле бер фабрикага баглы булып, киләчәкләрен дә аның язмышына бәйләгән.

Казан губернасы һәм аның тирә-ягы исәпкә алынмаганда, татар эшчеләре аеруча Петербур, Мәскәү шәһәрләрендә, Көнчыгыш Себернең алтын казылмаларында, Уралдагы метал эшкәртү фабрикаларында, Бакуның нефть коеларында, Донбассның шахталарында эшләгән. 1916 елда Баку нефть коеларында эшләгән 28,500 эшченең 18.6 процентын татарлар тәшкил иткән. Донбасстагы шахталарда татар эшчеләренең саны 90 меңгә кадәр җиткән.

Хезмәт ияләренең өчтән берсенең авылда җире булып, алар сезонлы эш белән шөгыльләнгән, күпчелеге һөнәр берлекләрендә әгъза булган. Гомумән, Казандагы татар эшчеләренең санын һәм аларның эшче оешмаларында катнашу дәрәҗәсен игътибарга алсак, татарлар эшчеләр хәрәкәтенә кушылмаган дигән нәтиҗә ясарга тиешбез.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG