Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 ел нинди сүзләр белән истә кала?


Рөстәм Миңнеханов Миңтимер Шәймиевтан президент байрагын кабул итә, Казан, 25 март 2010 ел.
Рөстәм Миңнеханов Миңтимер Шәймиевтан президент байрагын кабул итә, Казан, 25 март 2010 ел.

Һәр чорның яки кыйтганың төсмерен билгеләүче сүзләр яңа мәгънә белән тарихка кереп кала. Ватандашлык җәмгыятендә бу төшенчәләрне түрәләр түгел, халык үзе билгели ала.


Чыннан да, “Пушкин”, “Ленин”, “Сталин”, “Октябрь инкыйлабы”, “Чирәм җир”, “Хиросима”, “Чернобыль”, “Үзгәртеп кору”, “Ваучер”, “Беслан”, “Нью-Йорк” һәм “Игезәк манаралар” кебек сүзләргә бернинди аңлатма кирәкми. Алар якын һәм ерак тарихның рухын төгәл чагылдыра.

Узган елга йомгак ясаганда, нинди сүзләр ешрак кулланыла соң? Русиядәге иң популяр сүзләрне генә түгел, ә Татарстан һәм татар дөньясы өчен иң якын һәм аңлашылган төшенчәләр исемлеген булдырырга кирәк түгелме?

Исемең матур, кемнәр куйган?”

Бу фикер өр-яңа түгел. Еш кына рәсми даирәләр узып баручы тарих турында төрле тамгалар уйлап чыгара. Чыннан да, киләчәктә мәктәп дәреслекләренә кереп, хәтта сабый балаларга да аңлашыла торган конкрет сүзләр үзләренчә яңгырый һәм кеше күңеленә үз юлларын таба.

Кайвакытта андый сүзләр вакыйгаларны һәм шәхесләрне тулырак итеп, нәзберек төсмерләр белән күзалларга ярдәм итә. Әйтик, узган елның 20 мартында Исландиядә күккә атылган вулкан соңрак Европадагы очкычлар хәрәкәтен туктатты.

Хәтта зур дәүләт башлыклары да, шушы янартау көленнән куркып, Смоленскида һәлак булган Польша президенты Лех Качинскины күмәргә Варшауга да килмәде. Узган елда күп дигәндә 300 мең кеше белә торган исланд сүзен бөтен дөнья өйрәнде.

Таныш булыгыз, янартауның исеме – “Эйяфьятлайокудль”! Исланд телен белүчеләр өчен җиңел һәм шагыйранә бу сүзнең мәгънәсе дә матур. Ул утраудагы бозлы тау башыннан ут атылуын аңлата. Мөгаен, исланд шагыйрьләре сөйгән ярларына багышланган әсәрләрендә шушы әйтеп булмый торган сүзгә рифма таба торгандыр. Аның каравы шушы серле “Эйяфьятлайокудль” сүзен кешелек ниндидер табигать бәласе итеп истә калдырды.

Русия-2010 гимны булырлык сүзләр

Путин "Лада-Калина" машисын йөртеп карады

Яңа ел алдыннан “Известия” газеты 2010 елның төп сүзләрен сайлаган. Менә алар: “осьминог” – Пауль исемле күрәзәче сигезаяк, “карабодай” – коры җәйдән соң бу бөртекленең бәясе берничә тапкырга артты, кино яратучыларны шаккатырган “аватар” сүзе, Африкадан футбол җанатарлары алып кайткан “вувузела” һәм мәгълүм “Химки урманы”, шулай ук Путинга хастаханәдәге тәртипсезлекләрне җиткергән Иваново өлкәсе табибы Хреновның исеме.

Әлбәттә, тирән мәгънәле һәм хикмәтле, яңа төшенчәле сүзләрнең исемлеген зурайтырга да мөмкин булыр иде. Әйтик, янган торф төтене иснәп, машина бөкеләрендә утыручы мәскәүләр нинди сүзләрне кабатлап яңадан-яңа мәгънә салганнардыр. Шулай ук “сәясәт вертикале”, “Хамовники мәхкәмәсе” дигән сүзләрне миллионнарча тапкыр яздылар һәм укыдылар. Путин утырып йөргән “Лада-Калина” машинасының исеме да ел каһарманы була ала.

Эйяфьятлайокудль” безнеңчә ничек яңгырый?

Үзәк телевидение аша идарә ителә торган җәмгыятьтә яшәгән татарлар һәм башкортлар, башка милләтләр бу сүзләрнең һәркайсын яттан белә. Ләкин глобализация һәм сәясәт басымыннан интеккән милләтләрнең үз сүзләре һәм төшенчәләре дә бар.

Татар-башкортлар яшәгән төбәкләрдәге вакыйгалар исемлеге дә үзенчәлеклерәк. Шулай булгач, нигә әле без “Хренов”, “гречка”, “Эйяфьятлайокудль” сүзләрен генә ябынып йокларга тиеш? Үзебезнең юрган, үзебезнең бизәкләр юкмыни? Татарстаннар узган елда иң еш әйткән сүзләре “Азатлык” радиосында да еш кабатланды.

Бигрәк тә “җанисәп”, “Миңнеханов”, “Шәймиев”, “дәүләт киңәшчесе”, Яңарыш", "Зөя", "Болгар" “Хәмитов”, “ике Рөстәм”, “килешү”, “президент атамасы”, “бәрәңге”, “челлә” кебек сүзләр тешсез һәм тешле авызларда һәрвакыт яңгырап торды.

Шулай ук техника һәм спорт белән бәйле сүзләр онытылмады. “Сингапур”, “iPad”, “FIFA”, “дөнья чемпионаты”, “Барселона”, “Рубин”, “Ак Барс” сүзләре авыздан төшмәде. Завод исеме генә түгел, ә йөк машинасы төшенчәсен аңлатучы “КамАЗ” сүзе, “Дакар” авточабышлары, әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмады.

Юл уңаеннан әйтик, “КамАЗ-Мастер” йөртүчеләре 3 төркемгә бүленеп, ниһаять Аргентинага барып җитте һәм, ял итеп тә тормастан, 1 гыйнварда ук “Дакар-2011” ярышына чыгып китте. Йөк машиналары классында ярышта катнашучы “КамАЗ-Мастер” такымы беренче 377 километрлык өлешен вакыт белән исәпләшмичә үтте.

Аларны 250 мең кеше карап торды. Икенче көнне Викториядән Кордовага кадәр 566 км юлда Владимир Чагин машинасы беренче урында, Фирдәвес Кәбиров, Эдуард Николаев, Илгизәр Мәрдиев 3нче, 4нче, 12нче урында булды.

“Чагин”, “Кәбиров” сүзләре былтыр да, быел да яңа атамалар булып тарихка керә, ахрысы.

Туфан елы да булды

Узган елда Сәйдәшнең һәм Хәсән Туфанның 110 еллыгы көн саен диярлек хәтердә булды. Шулай да мәдәни тормышта беренче урынны “Туфан” сүзе алды. Август аенда 75 яшен тутырган Туфан Миңнуллинның иҗатына багышланган 5 китап басылып чыкты.

Туфан Миңнуллин
Казанда Туфан Миңнуллин әсәрләрен сәхнәгә куйган театрларның фестивале гөрләп үтте. Моңа кадәр әле Кәрим Тинчуринга, Галиәсгар Камалга яки Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган мондый зур сәнгать бәйрәменең булганы юк иде. Инде Туфан Миңнуллин әсәрләре каһарманнары исемнәре дә 2-3 фестивальгә җитәрлек. Әлдермеш, Әлмәндәр...

Шулай ук “Дю Солей” циркы, “ТАССР” дип аталган элекке Татарстан республикасының 90 еллыгы, “суверенлыкның 20 еллыгы”, Казан федераль университеты, “Алтын мөнбәр” сүзеннән аерылган Казан халыкара мөселман кинофестивале 2010 елның тамгасы булып, китапларга, интернет сәхифәләренә кереп калды.

Әйдәгез, тагы нинди исемнәр бар?

Сизәсезме, милли һәм рухи тормышның иң-иң газиз сүзләре әле бу исемлеккә сыеп бетмәде бугай? Әйдәгез бергәләшеп, хатлар, телефон элемтәсе һәм интернет-форумнар ярдәмендә, татар-башкорт халыкларының 2010 елгы “хит” сүзлеген төзибез! Хөррият турындагы хыяллардан ваз кичмәгән демократик җәмгыятьтә үзенең тормышын билгеләүче сүзләрне халыкның үзеннән башка, кем сайласын?
XS
SM
MD
LG