Accessibility links

Бәяләр кабат югары үрмәли башлады


Сатучы Әбсәләмова һәм сатып алучы Яхина.
Сатучы Әбсәләмова һәм сатып алучы Яхина.

Пенсия дә, хезмәт хаклары да шул килеш кала. Бәя арту халыкны тагын да ныграк фәкыйрьләндерә.


Казанның Декабристлар урамындагы “Пятерочка” кибетләренең берсендә сатучы булып эшләүче Энҗе Әбсәләмова, яңа елның икенче көнендә үк азык-төлеккә бәяләр ипләп кенә күтәрелә башлады, дип белдерә.

“Күргәнебезчә, ипигә һәм сөткә бәяләр көннән-көн арта. Аракыга да бәя күтәрелде. Яңа елга кадәр ярты ипи 7 сум булса, хәзер ул 7 сум 10 тиен булды. Безнең кибеттә аракы 89 сум иде, хәзер ул 98 сум тора. 2,5%лы сөт 23 сум 40 тиен булса, хәзер ул 23 сум 80 тиен тәшкил итә”, ди Әбсәләмова.

Аның сүзләренчә, тиенен тиенгә санаучылар гына түгел, ә хәллерәкләр дә бу артуларга ризасызлык белдерә башлаган инде.

Шушы ук кибеттә сатучы булып эшләүче Нәфисә Галләмова ипи белән аракыга бәя артуны хуплый. Аракыга килгәндә исә, әзрәк эчәрләр иде, әнә бөтен дөнья исерек белән тулды, ди.
Ипигә бәяләр күтәрелеп, аның кыйбат булуын тели ул. Бу фикерен шәһәрдә яшәүчеләрнең урамдагы чүплек җыя торган әрҗәләргә күп итеп, ипи калдыкларын ыргытулары белән дәлилли.

Кибеттәге сатучылар үзара сүзгә дә килеп алды. Фәкыйрьләр ипине ташламаска тырыша. Киптереп, авылга булса да җибәрү ягын карый, анда мал-туарга ашаталар дип, сүзгә кушылды тагын бер сатучы.

Әбсәләмова, иң әһәмиятле, көндәлек кулланылыштагы ризыклардан ипигә һәм сөткә бәяләр күтәрелүне ил җитәкчеләренең булдыксызлыгы, дип әйтә.

“Миңа калса арттырырга кирәк түгел. Мисал өчен, бәрәңге сизелерлек артса да, ипи бәясе күтәрелергә тиеш түгел, дип уйлыйм мин. Базарда бәрәңге бәясе 45 сумның теге ягына чыккан дип сөйлиләр.

Яңа елга кадәр бәрәңге безнең кибеткә 33 сум 90 тиен булып килә иде, хәзер ул 40 сумнан да артып килә”, ди Әбсәләмова.

Бәрәңге кунак ашына әйләнә


Яңа ел алдыннан авылдашларым кунакка килгән иде, аларга тәмле балык кистем дә, күп итеп бәрәңге пешердем, дип сөйли Теләче районының Алан авылында яшәүче Гөлназ исемле ханым. Шундый тәмле итеп, сөенә-сөенә ашаганнар, чөнки авылның кунакка килгәннәр яши торган башында бәрәңге корылык булганга уңмаган. Биш тиен акча зурлыгындагы бәрәңгене ашка гына тоталар икән.

Көз көне Новосибирски, Томски өлкәләреннән, Беларустан килгән бәрәңгене Казан халкы кыш буена җитәрлек итеп, күпләп алып калырга тырышты. Бүген исә, халык эче кара, бик черегән, яртысын ташладык инде, дип сөйли. Димәк, хөкүмәтнең халыкны бәрәңгеле итәм дип тырышуы да үз-үзен аклап бетермәде.

Казанның Мәскәү базарында Чуашстаннан бәрәңге китереп сатучылар сүзләренчә, язга таба бәрәңге бәясе тагын артачак. Инде кайберәүләр килосы 85 сум булачак икән дип тә сөйли.

Күрәсең, бәрәңге Татарстанда карабодайны да уздырып җибәрергә җыена. Шулай да карабодай сер бирмәскә тырыша. Авыл кибетләрендә яңа елга кадәр карабодай 50 сум иде, инде 60 сум булып килгән. Шәһәрдә тагын да кыйбатрак.

Илнең социаль төзелеше дөрес түгел


Гөлшат Яхина Яңа ел бәйрәмендә Казанда кунакта булган. Иске Кырлай авылына кайтышлый ук “Пятерочка” кибетенә кереп, күчтәнәчкә вафли алып чыкты. Пенсиягә чыгуына 1 ел булган. Гомере буе мәктәптә математика укыткан, шуңа күрә ул тормыштагы саннар үзгәреше тиңдәш рәвештә, ягъни пропорциональ булырга тиеш дигән карашта.

“Бәяләр арту гаиләгә матди яктан бик нык суга. Бәяләр арткан саен хезмәт хакы да һәм пенсиясе дә артса иде... Бәя арту уңай хәл түгел.

Бу бәя күтәрүләре үзен нык сиздерә. Акча чикле, керер җир булмаса, гаиләдә һәр тиене исәптә була. Бер әйбергә генә бәя артмый. Иң авыры -- азык-төлеккә арта. Ул бит һәр көн саен кирәк әйбер.

Машинасы булмаган кешегә бензинга гына бәя артса, бер хәл булыр иде. Транспортта йөргән кешегә билетларның 15 сумнан 18 сумга артуы бик нык йогынты ясый. 3 сум кебек кенә булса да, 10 тапкыр баруга 30 сум була.

Бездә газ белән ягалар. Менә яңа елга кадәр түләдек. Менә хәзер газ да 10%ка арта. Элек суүткәргечкә (водопровод) үзара салым дигән әйбер бар иде. Хәзер исә ул бетте. Хәзер суүткәргечкә дә ипләп кенә арттыра баралар.

Бу бәяләр артуга килгәндә, минемчә, илнең социаль төзелеше дөрес түгел дип әйтимме. Элек авылның әби-бабайлары патшаларны гаепләгән. Хәзер хөкүмәт башлыкларын гаеплиләр”, ди Яхина.

Халык хөкүмәт арифметикасын аңламый


Яңа елга кадәр үк инде Татарстан халкын, ипигә бәяләр 20%ка артачак дип, кисәтеп куйган иделәр. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, 2008 елдан бирле халык ала торган социаль әһәмияттәге ипигә бәя күтәрелмәде, дип белдерде. Ә шул вакыт эчендә электр энергиясе, газ бәяләре, торак-коммуналь чыгымнар арта торган. Әгәр хәзер Татарстанда ипигә бәяләрне арттырмасалар, ипи пешерүчеләр һәм он тартучылар алга таба бары тик зыянга гына эшләячәк икән.

Башка төрдәге тауар һәм азык-төлекнең бәяләре арту турында аңлатма бирүчеләр күренми. Карабодайны корылык белән бәйләделәр. Күкәй, тары, сөт һәм башка азык-төлеккә бәяләр күтәрелү ягулык-энергиягә, газга бәя арту белән дәлилләнер, мөгаен.

Газы һәм нефте мулдан булган Русия өчен халык бик аңлап бетерми торган арифметика килеп чыга. Бәя күтәрелгәч, дәүләткә салымнан һәм башкасыннан керем дә арта бит. Халык ник хезмәт хакы да күтәрелми дип баш вата.
XS
SM
MD
LG