Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия су ташулар белән көрәшә


Австралиядә су ташулар нәтиҗәсендә бүген тагын ике кеше һәлак булды. Моның белән бергә Австралиядә соңгы вакытта булган табигый фаҗигадән үлгәннәр саны 10-га җитте.

Австралия армиясе илнең су ташудан зыян күргән җирләренә хәрби очкычлар белән ярдәм ташый.

75 мең кеше яшәгән Rockhampton шәһәрендә һава аланы су астында калды, олы юллар һәм күп йортлар ташудан зыян күрде.

Queensland шәһәрендә 200 меңнән артык кеше башка җирләргә күчерелде.

Австралия премьер-министры Джулиан Һиллард су ташуларга каршы ватандашларны әзерлекле булырга чакырды.

Су ташуларның илгә зыяны 1 миллиард доллар дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG