Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:24

Арнольд Шварценеггер Калифорния башлыгы урыныннан китә


Калифорния штаты губернаторы Арнольд Шварценеггер бүген мөддәтe тәмамлану сәбәпле вазыйфасыннан китә. Аның урынына штат белән демократ Джерри Браун җитәкчелек итәчәк.

Җиде ел элек бу урынга килгәндә республикан Шварценеггер штатның икътисадын яхшыртырга сүз биргән иде. Әмма икътисади проблемалар тирәнәйгән саен аның абруе төшә барды.

Чыгышы белән Австрияле 63 яшьлек Шварценеггер алдагы планнары турында сөйләмәде.

XS
SM
MD
LG