Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан премьеры оппозиция башлыклары белән очрашты


Пакстан премьер-министры Йосыф Зия Гилани илдәге сәяси киеренкелеккә чишелеш табу өчен 3 декабрьдә оппозиция җитәкчеләре белән очрашуын башлады.

Илнең икенче зур партиясе 2 декабрьдә коалициядән чыгачагы турында белдергәннән соң, Гилани җитәкчелегендәге коалиция хөкүмәте парламентта күпчелекне югалтты.

Хәзергәчә коалициядә булган Муттаһида Кауми партиясе, хөкүмәт эчендәге ришвәтчелек һәм нефть продуктлары бәяләренең кискен үсүенә каршылык йөзеннән оппозициягә күчәргә карар кылуын белдергән иде.

Премьер Гилани хәзер бер ничә оппозиция партиясе башлыклары белән сөйләшеп, аларны яңа хөкүмәт коалициясе төзергә күндерергә тырыша.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG