Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүгә булган һөҗүмнән соң Мысырда киеренкелек арта


Мысырның Искәндәрия шәһәрендә Кыптый (борынгы православ) чиркәве алдында 21 кешенең үлеме белән тәмамланган һөҗүмнән соң илдәге киеренкелек арта.

Илдәге христианнар ачулы. Башкала Каһирәдә бүген һөҗүмне протест итү максаты белән урамнарда җыелган христианнар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Күпчелеген христиaннар тәшкил иткән башкалада чыккан каршылыкта 42 кеше яраланды.

Шул ук вакытта Мысырда ин зур рухи дин башлыгы буларак кабул ителгән әл-Әзхәр шәйхе әл-Таййип Мисыр православ башлыгы Шенуда III-гә, һөҗүмдә үлгәннәр өчен мөселман башлыгы буларак саулык теләде.

Рим папасы Бенедикт XVI-ның халыкара җәмәгатьчелекне Мисырдагы христианнарны саклау өчен хәрәкәт итәргә чакыруы Мысырда каршылык тудырды.

Әл-Әзхәр шәйхе әл-Тайип Рим папасының бу чакыруын тәнкыйтьләп, Мысыр халкын бердәм булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG