Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 йомгаклары: Башкортстан татарлары


Рәмил Бигнов
Рәмил Бигнов

Иске ел ахыры, яңа ел башы үткәненә йомгаклар ясау, яңасына фараз-максатлар билгеләү чоры.


Башкортстан татарлары берлеге шурасы рәисе Рәмил Бигнов узган ел ахырында үткән утырышта иң мөһим вакыйгалар дип хакимият үзгәрүен, Башкортстан татарлары берлеге шурасы оешу һәм теркәлүен, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы күрсәтелә башлавын атады.

Татарларга гына кагылышлы башка вакыйгаларга килгәндә, узган ел Милли-мәдәни корылтае үтте һәм ул, ниһаять, теркәлүгә иреште. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге корылтае да узды, оешма төзелүенең 20 еллыгын билгеләде.

Үткән ел татар хатын-кызлары өчен “Диләфрүз” исемле журнал нәшер ителә башлады. Аның тәүге ике саны дөнья күрде.

Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында татар телендә дистәгә якын китап чыкты. Арыслан елының татарларга кагылышлы иң зур вакыйгалары шулар булды.

2011 елда ни көтә?

Кадерле Имаметдинов
Агымдагысында кайбер күңелсезрәк вакыйгалар көтелә. Бу турыда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов ирештерде:

“Агымдагы елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетындагы татар кафедрасы ябылачак. Ул башка кафедра белән кушылачак. Дөрес, без нәрсә дә булса эшләп карарга тырышырбыз.

Шулай ук рәсми матбагаларны финанслау тәртибе үзгәрәчәк. Алар татар проблемаларын урап узсалар да, татар телендә чыгулары өчен булса да югалтасы килми.

Театрларны финанслау да үзгәрәчәк. Татар театрларыбыз нинди көнгә калыр?

Безне җанисәп тә борчый. Кайбер даирәләрдән алган мәгълүматларга караганда, җанисәптә башкортлар кимегән очракларны кабат төзәтүләр булган. Бу фальсификация нәтиҗәләре нәрсә күрсәтер инде?

Агымдагы елда Башкортстан һәм Татарстан мәдәнияте көннәре үтәчәк. Ул Татарстан татарлары һәм Башкортстан башкортлары чарасы гына булып калмасмы? Яңа елга әнә шундый сораулар белән дә керәбез”.
XS
SM
MD
LG