Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан башкаласы Кабулдa иминлек кими башлады


Әфганстан башкаласы Кабулда булган шартлау нәтиҗәсендә бер полиция хезмәткәре үлде, тыныч халыктан 3 кеше яраланды. Полиция мәгълүматларына караганда, сугышчылар кешеләр узган күпер астына шартлаткыч тутырылган пакет урнаштырган. Ләкин һөҗүмнең кемгә каршы юнәлдерелгән булуы әлегә билгеле түгел.

Кабулда сентябрь аенда узган парламент сайлавыннан элек иминлек көчләре күргән чаралардан соң башкаладагы һөҗүмнәр саны кимегән иде.

Узган ай ике кораллы интихарчы әфган хәрбиләре менгән автобуска һөҗүм оештырган, нәтиҗәдә 5 кеше үлгән 9 кеше исә яраланган иде.
XS
SM
MD
LG