Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Сембердә узган елның кайбер нәтиҗәләре канәгатьләнерлек үк түгел. Яңа елдан төрле тармакларда бәяләр арту көтелә.Эшче куллар җитмәгән вазгыятьтә эшсезләр саны арта бара.


Моның шулай икәнлеген өлкә халкының медицина хезмәте белән канәгатьлек дәрәҗәсен тикшерү чарасы да күрсәтте. Халыкның нибары 48%ы гына тискәре сүз әйтмәгән.

Аларның да күпчелеге, гомумән, шифаханә сукмагын таптамаучылар. Ризасызлыкның төп сәбәбе – озын-озак чиратлар. Медицина хезмәткәләре фикеренчә, яңа елда электрон теркәү оештыру вазгыятьне яхшырта төшәр иде.

Яңа елда коммуналь хезмәт һәм ремонт эшләре өчен түләүне 15%ка арттыру турында да сүз ишетелгән иде. Шулай ук, мэрия инициативасы белән, фатир өчен өстәмә түләү хисабына, яңа уңайлыклар тудыру турында да сүз чыккан иде. Халык арасындагы сораштыруларга карасаң, моңа нибары 15% кына уңай караш белдергән. Җирле күзәтүчеләр әйтүенчә, алары да – коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм аларның якыннары гына. Халык исә шулай ук фатир эчендәге газ җиһазларының төзеклеген тикшерү өчен кирәк булган 1008 сум акча түләүгә дә каршы чыккан. Нәтиҗәдә, коммуналь хуҗалык җитәкчелеге бу ниятеннән баш тартырга мәҗбүр булган.

Узган елда өлкә башлыгын һәм аның урынбасарларын тотуга 5,3 миллион сум акча сарыф ителгән. Ә яңа елда ике мәртәбә диярлек артык кирәк икән – 10 миллион чамасы. Шәһәр хакимияте башлыгы да калышмаска тырыша кебек: былтыргы 1,6 миллион урынына быел – 2,4 миллион кирәк. Идарә аппараты чыгымнарының да шул ук дәрәҗәдә артуы көтелә.

Ә гомумән алганда, хакимиятне асрауның халык җилкәсенә күпмегә төшүен төгәл әйтүе дә кыендыр. Чөнки төрле юнәлешләрдә эш алып баручы төрле идарәләр ифрат та күп бит. Һәм алар һаман да үрчи бара.

Аның өстәвенә, максаты бик үк аңлашылып бетмәгән башка чыгымнар да бихисап. 2012 елда өлкә үзәгендә өлкәнең үсешенә һәм абруена “значительный вклад” керткән кешеләргә 100дән артык һәйкәл яки хәтер такталары булдыру күздә тотыла. Моның өчен 200 миллион сум акча кирәк булачак икән. “Әйтерсең лә, Ульян өлкәсе кеше гомере озынлыгы һәм байлыгы ягыннан Швецария яки Швеция кебек илләр дәрәҗәсенә җиткән”, дип яза “Симбирский курьер” гәзите.

Әйе, Швециядә әнә “пес итүче” малай һәйкәле дә бар. Ләкин Швеция Полтава сугышыннан соң бернинди сугышларда да катнашмаган бит. Бөтен тарихы сугышлардан гына торган Русия империясеннән аермалы буларак, Швецария гомере буе сугыш күрмәгән.

Икътисади яктан да хәлләр әллә ни мактанырлык түгел. Сембердә, мәсәлән, эшсезләр бихисап. Шул ук вакытта эшче куллар да җитешми. Узган ел ахырында УАЗ, мәсәлән, хәтта Нижгардан югары квалификацияле эшчеләр китерү мәсьәләсен дә күтәрде.

Эшче куллар җитмәү ягыннан тагын бер гайре табигый күренеш. Соңгы арада кар күп яуды, урамнарда бөкеләр пәйда булды. Грейдерлар бар, тик менә аларны кулланучы механизаторларга кытлык. Авыл җирендә дә шундый ук хәл.

Бу җәһәттән, өлкә башлыгы Сергей Морозов, “Бердәм Русия” әгъзасы буларак, фирка җитәкчелегенә канәгатьсезлек белдерде: авыллар арасында юл яруның акрын баруында ул “Бердәм Русия” рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Травкинны тәнкыйтьләп чыкты.

Үз чиратында Травкин да җавапсыз калмады: “Улпресса” дигән мәгълүмати порталда ул, өлкә хакимиятендә түрәләрнең үрчүенә борчылу белдереп, бихисап киңәшчеләрнең һәм Иҗтимагый пулатның кирәк түгеллегенә дә ишарә ясады. Ул шулай ук кайбер мәсьләләрнең озак тикшерелүенә, ә башкаларының киңәшсез генә губернаторның үзбелдеге белән генә кабул итүенә игътибар юнәлтте.

Ә халык исә үзенчә яши бирә әлегә. Өстәге капма-каршылыкларгы әллә ни игътибар итмичә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG