Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда Путин тавы булачак


Кыргызстанда илнең иң биек тауларыннан берсенә Русия премьер-министры Владимир Путин исеме биреләчәк. Кыргызстан премьер-министры Алмазбәк Атамбаев тәкъдиме белән илнең төньягындагы 4500 метр биеклектәге тау Путин тавы дип аталачак.

Атамбаевның бу тәкъдиме парламентка тапшырылды.

Моңа кадәр Кыргызстан тауларының берсенә Русиянең элекке президенты Ельцин исемe бирелгән иде.
XS
SM
MD
LG