Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 ел Татарстан спорты өчен уңышлы булды


Татарстанның "Ак Барс" хоккей такымы узган ел да "Гагарин Кубогы"н Казанда калдырды
Татарстанның "Ак Барс" хоккей такымы узган ел да "Гагарин Кубогы"н Казанда калдырды

Татарстан башкаласы Казан спорттагы казанышларына узган елларда яңаларын өстәде. 2013 елгы Универсиадага хәзерлек узган ел тулы көченә барды. Мондый зур халыкара спорт чарасына 2018 елдагы футбол дөнья чемпионаты да өстәлде.


Гомумән алганда юлбарыс елы Татарстан спорты өчен уңышлы ел булды.


Алкалы хоккей җанатарлары үзара “Татар кубогы” дип атап йөрткән “Гагарин кубогы”н Казанның “Ак Барс” хоккей такымы 2нче мәртәбә Татарстанда калдырды. Бу елны шулай ук 1993 елгы егетләр арасында уздырылган хоккейда Русиядә Татарстан такымына тиңнәр табылмады, алар алтын медальләргә ия булды.

Татарстанның туплы хоккей уйнаган “Динамо-Казан” такымы да узган ел дөнья кубогын Казанга алып кайтты. Башкала такымы кубок уеннарының финалында Швециянең “Хаммарбю” такымын 3:1 исәбенә җиңүгә иреште.

Узган ел Казанның чирәмле хоккей буенча “Динамо-Казан” такымы 7нче мәртәбә Русия чемпионы исемен яулады. Моннан тыш башкаланың чирәмле хоккейчылары турыдан-туры Европа лигасында да чыгыш ясау хокукын казанды.

Татарстанның бу такымнарыннан тыш волейболда “Зенит-Казан”, баскетболда “УНИКС”, ватерполода “Синтез” такымнары да үз җиңүләре белән шатландырды.
"Рубин" такымы "Панатинаикос" белән уен алдыннан

2010 ел Казанның “Рубин” футбол такымы өчен дә уңышлы ел булды дип әйтеп була. Моңарчы 2 ел рәттән Русия чемпионы исемен яулап килгән “Рубин” 2010да бу чемпионатның бронза медальләрен алуга иреште. Моның белән беррәттән 2009-2010 елгы сезонда булганы кебек, 2010-2011 еллар мөддәтендә дә “Рубин”, Чемпионнар лигасында үз төркемендә 3нче урынны алып, Европа лигасында уйнау хокукы казанды.

2010 елда Универсиадага хәзерлек кысаларында Казанда төзелүче спорт объектларының төзелеп беткәне ачыла барды. Ел ахырында аларның саны 25кә җитте. Ә соңгы өч ел эчендә Татарстанда яңа 230 спорт бинасы файдалануга тапшырылды.

Узган ел шулай ук Универсиада авылы да эшли башлады. Ул 1нче сентябрьгә үз ишекләрен 8 мең студентка ачты.


2010 елны Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, тагын да җаваплы вазифага күчте. Ул хәзер Русия Олимпия комитетының башкаручы директоры булды. Ә Татарстан спорт башлыгы итеп, Казан башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рәфис Борһанов билгеләнде.

Узган ел татар шахматчысы Алисә Галләмова тагын бер тапкыр үз көчен бар дөньяга исбатлады. Ул Русия җыелма такымы белән берлектә Бөтендөнья шахмат олимпиадасында 1986нчы елдан бирле ирешелә алмаган җиңүгә үзеннән зур өлеш кертте.
Алисә Галләмова

Алисә Галләмова узган ел Русия суперфиналында җиңеп, 2нче мәртәбә Русиянең иң көчле шахматчысы исемен дә алды.

Татарстанда узган елның иң әһәмиятле спорт вакыйгасы – Русиянең футболдан 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыру хокукын алуы булды. Нәтиҗәдә Казанда да бу чемпионатның төркем һәм чирек финал матчлары уздырылачак. Казансу елгасы буенда хәзерге вакытта төзелеп ятучы 45 мең кеше сыйдырышлы “Рубин” стадионы 2012 елның ахырына хәзер булачак.
XS
SM
MD
LG