Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:02

Вашингтон Казакъстан президенты мөддәтен озайтуга каршы


АКШ Казакъстанда президент Нурсолтан Назарбаевның президентлык мөддәтен озайту өчен илдә референдум уздыру тәкъдимен тәнкыйть итте.

АКШның Астанадагы илчелеге, бүген тараткан белдерүендә, "сайлауга тиң референдум уздыру Казакъстандагы демократик адымнарга тискәре тәэсир ясарга мөмкин", дип белдерде. АКШ хакимияте фикеренчә, Казакъстан рәсмиләре һәм ватандашлары халыкара вәгъдәләргә тугры калырга тиеш.

Казакъстанда былтыр тәкъдим ителгән яңа үзгәреш нигезендә, 2012 елда президент сайлавы урынына, ашыгыч референдум уздырып, Нурсолтан Назарбаевның мөддәтен 2020 елга кадәр озайту карала. Бу адымны яклаган президент тарафлары референдум уздыру гаризасы өчен инде 2 миллионга якын имза җыелуын белдерә.

XS
SM
MD
LG