Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Германияне журналистлар низагын сәясәттә кулланмаска чакыра


Тәһран хакимияте алман рәсмиләрен журналистлар мәсьәләсен сәясәттә кулланмаска чакырды. Иран тышкы эшләр министрлыгы ике алман журналистын рөхсәтсез рәвештә илгә кереп мәгълүмат җыярга тырышуда гаепләп кулга алган иде.

Төрмәгә җибәрелгән алман журналистлары, Иранда зина гаебе белән "рәҗм" ягъни таш атып үтерү җәзасына хөкем ителгән Сакинә Аштиянинең якыннары белән сөйләшү нияте белән бу илгә килгән булган.

Якшәмбе көнне алман рәсмиләре Иран хөкүмәтен кулга алынган журналистларны иреккә чыгарырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG