Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Алсу Нәҗми: "Татар әдәбиятына ихтыяҗ бар"


Язучы Алсу Нәҗми "Азатлык" студиясендә, 2010 ел.

Язучы Алсу Нәҗми "Азатлык" студиясендә, 2010 ел.

Бер елда 4 китабын чыгарган Алексеевски районы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗми әсәрләрен халыкка таныту серләрен сөйли.


Үткән 2010 елда да, аңа кадәр дә, татар язучыларына иҗат җимешләрен бастырган өчен гонорар түләнми, яңа китаплар чыкмый дип, әдипләрнең моң-зарларын күп ишетергә туры килде. Баксаң, башка мисаллар да бар икән. Күбесенчә урыс районы дип саналган Алексеевскидагы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче язучы Алсу Нәҗминең 2010 елда 4 китабы чыкты.

Алсу Нәҗми исеме киң катлам укучыларга таныш булмаска да мөмкин. Аның хикәяләре беренче тапкыр әле соңгы арада гына "Идел" һәм "Мирас" журналларында басылган иде. Бала чакта ул әсәрләрен балалар өчен газет, журналларда аз-маз бастырган булса да, үзенең әсәрләрен күбрәк үзе өчен яза торган булган.

Соңгы вакытта гына әсәрләрен укыган укучылар киңәше белән ул аларны бастыру юлларын эзли башлый. Һәм 2010 елда Алсу Нәҗми шигырьләрен һәм хикәяләрен җыеп, 4 җыентык чыгару бәхетенә иреште.

Моның сере бик гади булып чыкты. Язучыга иганәчеләр ярдәм иткән. Башта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗми иҗат җимешләрен китап итеп бастыру теләге белән Алексеевски районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, аның башта беренче ике җыентыгы – "Күңел гөлләре" һәм "Йолдызлар балкышы" дөнья күрә.

Алексеевскидагы депутатлар да матур әдәбиятның кадерен белә торган кешеләр булып чыкты. Алар ярдәме белән язучы Алсу Нәҗминең тагын “Узум тәлгәше” һәм “Кояш җилләре” шигырь-хикәя җыентыкларын чыгаруга акча бүленде.

Тормыш мәгънәсе

Алсу Нәҗми әсәрләрендә мәңгелек һәм тормыш мәгънәсе турында уйлана. Аны ул табигать белән тәңгәл килеп, тормышны аңлап, үзеңнең урынны табып җирдә яшәүдә күрә. Язучы күбесенчә олылар һәм балалар белән аралаша, алар аңа әсәрләре өчен материал бирә.

Әсәрләрендә дә ул буыннар бәйләнешен күрсәтергә тырыша. Алсу Нәҗми хикәяләрен Совет заманында, кечкенә чакта күргәннәренә, әтисе сөйләгән гыйбрәтле хәлләргә, авылдагы кешеләргә багышлап яза. Әби-бабайлардан алган үгет-нәсыйхәт белән үскән балалар тормышта үз урыннарын табып яшәрләр дип ышана ул.

Әдәбият белгече Фоат Галимуллин, Алсу Нәҗми китапларын тәкъдим итү кичәсендә чыгыш ясаганда, язучының укылуын фаразлаган, аларның сюжетлары кызыклы, тормышчан дип әйткән.

Төрле чорларны күзаллаганда һәм кешенең урыны турында уйланганда, язучы бүгенге авылның да үзгәрүен күрә. "Интернет, мәгълүмат, компьютер, китаплар аша да дөнья үзгәрә, аларга карап халык та үзгәрә, алга бара. Шул ук вакытта әхлак нормалары үзгәрде, хәзерге заманда элекке кебек тәртип, үзеңә ниндидер чикләр кую юк. Кеше үзен иреклерәк хис итә, курыкмыйчарак эш итә дип әйтер идем", ди ул.

Матурлыкны күрә белүчеләр бар

Танылып баручы язучы Алсу Нәҗми, яшәү рәвеше үзгәрсә дә, элекке кебек, халыкта матур әдәбиятка тартылу бар дип әйтә. "Әдәбиятка ихтыяҗ бар. Район, авыл җирендә яшәүчеләр татарча китаплар укый дип уйлыйм, китапларны тәкъдим итү кичәсеннән соң да, аларны кайдан алып була дип, килеп сораучылар күп булды", дип сөйли ул.

Алсу Нәҗми укыткан Алексеевскиның 1нче мәктәбендә дә шигырь, хикәя язучы, каләм тибрәтүче балалар бар. Аларга карап ул киләчәктә дә милли әдәбият чишмәсе саекмас дип ышана.

Язучы: " Укучылар тырышып язып киләләр һәм араларында сәләтлеләре дә бар. Аларны күреп, берәр түгәрәк оештырып, тагын да өйрәтеп аңлатып эш итсәң, язучылар, шагыйрьләр булмый калмас дип уйлыйм. Һади Такташның әйткән сүзләре бар бит әле: һәр буынның була ул үзенә күрә шагыйрьләре дә, язучылары да", ди.

Алексеевскида яшәүче бер Алсу Нәҗми генә түгел, башка язучылар да китапларын бастыру бәхетенә ирешкән. Язучының әйтүенә караганда, ел ахырында гына районда яшәүче ике чуаш язучысының китапларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе узган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG