Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның Пәнҗәб вилаяте губернаторы җирләнде


Сишәмбедә үтерелгән Пакстанның Пәнҗәб вилаяте губернаторы Салман Тәсир җеназасына Лахор каласына өч меңләп кеше килде.

Пәнҗәб губернаторы исламны тәнкыйтьләгән өчен үлем җәзасы бирүгә каршы чыккан сирәк либерал сәясәтчеләрнең берсе иде.

Пакстан премьер министры Йосыф Риза Гыйлани губернатор Тәсирнең үтерелүеннән соң илдә өч көнлек матәм көне игълан итте. Губернатор әгъза булган Пакстан Халык партиясе тарафдарлары исә төрле шәһәрләрдә протест чаралары оештырды. Премьер Йосыф Риза Гыйлани халыкны тыныч булырга чакырды.

Һөҗүмне оештырган Тәсирнең тән сакчысы Малик Мөмтаз вакыйгадан соң кулга алынды.

Тән сакчысы Малик Мөмтаз губернаторны динне кимсеткән кешеләрне җәзалау канунының тәнкыйтьләгән өчен үтерүен белдерде.
XS
SM
MD
LG