Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:05

Оренбурда тел һәм әдәбият олимпиадасы үтте


Олимпиадада катнашучы укытучылар һәм укучылар

Олимпиадада катнашучы укытучылар һәм укучылар

30 декабрь көнне Оренбурда татар, башкорт теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы үтте. Анда төбәкнең 13 районыннан һәм Оренбурдан барлыгы 48 укучы катнашты. Шуларның егерме сигезе татар, унтугызы – башкорт теле укытылган мәктәпләрдән.

Олимпиада өчен биремнәрне соңгы дүрт елда Казаннан һәм Уфадан җибәрәләр. Күп еллар дәвамында Северный районы Бакай авылы мәктәбе, Пономаревка районы Нәүрүз, Дүсмәт мәктәпләренең укучылары җиңүчеләр рәтендә иде, ә бу юлы көчләр үзгәрде. Олимпиада нәтиҗәләре белән жюри рәисе һәм Оренбур педагогия университеты доценты Әлфия Әбделхаликова таныштырды:

“Быел өлкә олимпиадасында икенче һәм өченче урыннар бирелмәде.Тик беренче һәм призлы урыннар гына билгеләнде.

9нчы сыйныфлар арасында җиңүчеләрдән: Оренбурның 38нче мәктәбеннән Наилә Газизова. Призерлар: Абдулино районы Тирес-Усман мәктәбеннән Ләйлә Шәйдуллина һәм Матвеевка районы Искекотлемәт мәктәбеннән Луиза Исхакова.

10нчы сыйныфлар арасында җиңүче – Кувандык районы Никол мәктәбеннән Зәлия Салихова, призер берәү генә – Айсылу Хәсәнова, Шарлык районы Мостафа авылы мәктәбе.

11нче сыйныфлар арасында җиңүче – Оренбурның сәләтле балалар интернат-лицеенда белем алучы Наилә Сәгъдиева. Призерлардан: Абдулино районы Чаганлы мәктәбеннән Фирүзә Насыйрова һәм Александр районы Тукай авылы мәктәбеннән Эльвира Тимербаева”.
Оренбур педагогия университеты доценты һәм башкорт теле укытучысы Лидия Әбубәкерова:

Татар теле укытучысы Рәйлә Хәсәнова һәм укучысы Наилә Сәгъдиева
“Башка еллар белән чагыштырганда, әлеге бәйгедә 9нчы сыйныфлар арасында катнашучылар күбрәк булды. Ә инде җиңүчеләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: 9нчы сыйныфлардан – Александр районы Котыч авылы мәктәбеннән Зарина Агыйшева, 10нчы сыйныфлар арасында Төйлегән районы Алабирде мәктәбеннән Руфинә Хисамова, 11нче сыйныфлардан Оренбурның сәләтле балалар интернат-лицеенда белем алучы Диана Гайсина”.
Александр районы Яфар авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Акалаева:

"Александр районыннан дүрт бала алып килдем: икесе татар мәктәбеннән, икесе башкорт мәктәбеннән. “Быелгы олимпиада эшләре авыр”, дип чыкты укучылар."
10нчы сыйныф укучысы Айрат Яфаров:
– Эшләр кыен булды, эшләдем, эшли алганча.
– Сораулар кыен булдымы?
– Әдәбият буенча әле без кайбер темаларны үтмәдек. Мәсәлән, Аяз Гыйлаҗев әсәрләрен.
Александр районы Котыч авылы мәктәбенең башкорт теле укытучысы Мәдинә Бәшир кызы:

“9нчы сыйныфларда сораулар Даут Юлтыйның “ Кан” романы буенча булган. Ә программада бу романны 10нчы сыйныфта гына үтәләр. Шул сорау кыенлык тудырган”.
Иләк районы Озерки мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнара Тәминдарова:

Жюри әгъзалары Лидия Әбубәкирова, Гөлия Ярышова, Әлфия Әбделхаликова, Әминә Моратова
“Өч бала алып килдек. Эшләр җиңелдән түгел, кыен гына. Программадан тыш, күп укырга кирәк инде. Программа буенча, безнең мәктәптә татар теле дәресләренә атнасына бер сәгать кенә бирелә. Шуның өчен бу биремнәр безнең балаларда кыенлык тудырган. Дәресләр саны аз, ә укырга материал күп. Шуның белән биремнәр аерым булса, яхшы булыр иде.

Бар мәктәпләрдә дә программаларның бер булмавы: бу инде ана теле дәресләренең кайбер мәктәпләрдә дүрт сәгать, ә икенчеләрендә бер сәгать бирелүе турында сөйли. Ә биремнәр барысы өчен дә бер”.
Шарлык районы Мостафа авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Рәйлә Хәсәнова:

“Бу мәсьәләгә дә игътибар итеп, олимпиада сорауларын төзүчеләргә безнең теләгебез һәм үтенечебез бар: киләсе елларга, бәлки татар теле буенча биремнәрне аерым, ә әдәбият буенча аерым әзерләргәдер. Чөнки алар икесе ике төрле фән. Әдәбият буенча әзерләнергә шулай ук зур көч һәм вакыт кирәк. Икесен бергә кушкач, балалар өчен бик авыр”.

Оренбурның сәләтле балалар интернат-лицеенда белем алучы Наилә Сәгъдиева, татар теле һәм әдәбият фәннәрен дәреслекләр буенча үзе мөстәкыйль рәвештә өйрәнә икән:

– 9-10нчы сыйныфларда укыган әсәрләр миңа кыенлык уятты. Мин лицейда укыгач, аларны укый алмадым, шуңа күрә миңа әдәбият буенча бирелгән сораулар авыррак булды.
– Син лицейда ана телен укымыйсың, киләчәктә бу фәннәр сиңа кирәк булырмы?
– Һәрбер кеше үзенең телен, мәдәниятен белергә тиеш дип уйлыйм мин. Минем журналист буласым килә, тормышта та миңа кирәк булыр, дип ышанам. Лицейда укырга кыен түгел: монда кирәк тырышлык һәм үзеңнең куйган ноктага барып ирешү.
– Биремнәрне эшләп бетерү өчен күпме вакыт кирәк булды?
– Минемчә, әгәр җентекләп яза башласаң, өч сәгать аз инде ул. Татар теле белән әдәбияты сорауларының бергә булуы, шунысы кыенрак.
Башка еллардан аермалы буларак, бу елны беренче урын яулаган 11нче сыйныф укучыларына, шәһәрнең ике уку йортының да милли бүлекләренә керер өчен сертификат тапшырылмый. Милли бүлекләр әкренләп ябыла бара.

Оренбурда 20 елга якын башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләгән көллияттәге татар һәм башкорт теле бүлекләре гамәлдән чыгарылды, педагогия университетын да шул хәл көтә, чөнки инде ике ел рәттән, татар-башкорт бүлекләренә студентлар кабул ителмәде. Милли бүлекләрдә укучыларның соңгылары өченче, дүртенче һәм бишенче курсларда белем ала.

2010 елда Татарстанда үткәрелгән олимпиадада, төбәкләрдән килгән төркемнәр арасында оренбурлар беренче урынны яулаган булса, 2011 елны укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен яз аенда Казанда үтәчәк бәйге нәтиҗәләре күрсәтер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG