Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге урам җыенында кулга алулар дәвам итә


Мәскәүдә аерым кешеләр 31 декабрь оештырылган урам җыены вакытында кулга алынган оппозиция вәкилләрен иреккә чыгаруны таләп итеп пикетлар оештырды.

Кировда да шул ук максатта пикетләр узды.

"Сул фронт" хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов сүзләренә караганда, Мәскәү шәһәр хакимияте каршында дистәләрчә кеше урам җыенында катнашты.

Мәскәүдә төрмәгә утыртылган сәясәтчеләрне яклау максатында узган урам җыеннарында якынча 30 кеше кулга алынды.

Оппозиция җитәкчеләре Эдуард Лимонов, Константин Косякин һәм Борис Немцов 10-15 тәүлеккә төрмәгә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG