Accessibility links

ЕИХО Беларусны журналистларга каршы басымнарны туктатырга чакыра


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) матбугат иреге буенча вәкиле Беларус тышкы эшләр министрына язган хатында журналистларга каршы көч куллануны туктатырга чакырды. Вәкил оешма исеменнән җибәргән хатында, декабрь аенда узган президент сайлавыннан соң узган каршылык чараларында журналистларның кулга алынуына һәм аларның мәхкәмәгә тартылуына ризасызлык белдерүен әйтте.

Оешма вәкиле шулай ук "Наша Нива" кебек бәйсез газеталарга, Азатлык радиосының Беларус редакциясенә һәм Бельсат телевидениесенә басымнар булуын искә төшерде. Хатта шул ук вакытта танылган ике журналистның төрмәгә хөкем ителүе тәнкыйтьләнә. Русиянең "Новая газета" хәбәрчесе Ирина Халип белән "Charter97" хәбәр сайтының редакторы Наталья Радина "зур каршылык" чаралары оештыруда гаепләнгән 22 кеше арасында. Аларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

ЕИХО вәкиле бу ике журналистның иреккә чыгарылуын тели.
XS
SM
MD
LG