Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан матбугатны контрольдә тоткан канунны үзгәртергә әзер


Маҗарстан премьер министры Виктор Орбан, Европа Берлеге әгәр зарур дип күрсә 1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа матбугат канунына үзгәртелә алачагын әйтте.

Орбан моңа өстәп, матбугат иреклегенә үзгәрешләр керткән яңа канунның, Германия, Франция һәм Недерланд кебек берлек илләрендә кабул ителгән кануннан әллә ни аермасы булмавын алга сөрде.

Яңа канун массакүләм мәгълүмат чараларын контрольдә тотучы махсус шура булдыруны күздә тота Һәм “Фидес” партиясе вәкилләре кергән әлеге шура “сәяси баланс”ны бозганнарга, кеше абруена тап төшергәннәргә штраф салу хокукына ия булачак. Алар барлык дәүләт, өлешчә электрон массакүләм мәгълүмат чараларын, газета, интернет-порталларны тикшереп барачак.

Яңа канунны илдәге журналистлар һәм Европада Берлеге рәсмиләре каты тәнкыйтьләп чыккан иде.
XS
SM
MD
LG