Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дистәләрчә мең тонна иген урланган


2010 елның соңгы көннәрендә Татарстан региональ ашлык фондында зур җәнҗал купты. Милиция уздырган тикшерүләр нәтиҗәсендә, республиканың ашлык саклагычларындагы 68 мең тоннадан артык арыш, бодай, солы һәм арпадан бары тик 13 мең 900 тонна гына калуы ачыкланды.


Татарстанда ашлыкны төп саклаучы булып “Вамин” ачык акционерлык җәмгыяте исәпләнә. 2010 елгы корылыкны исәпкә алып, республикадагы ашлык маяларын тикшерүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушкан булган.

Татарстан баш прокуроры Кафил Әмиров сүзләренчә, әлеге тикшерү нәтиҗәсендә барлыгы 58 мең тонна ашлыкның юкка чыгуы ачыкланган. Бу ашлыкның 80%ы кая киткән соң?

Прокуратура хезмәткәрләренә белдерелгән мәгълүматларга караганда, “Вамин”га бәйле “РАЦИН” һәм “Татагролизинг” оешмаларындагы саклана торган республика ашлыгы, әлеге оешмалар җитәкчеләренең телдән биргән күрсәтмәләре нигезендә, мөгезле эре терлекләрнең азык проблемын чишү өчен тотылган.

Кафил Әмиров республика прокуратурасының ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда: “Бер генә бөртек тә читкә китәргә тиеш түгел. Төбәк һәм башка фондларда саклана торган ашлыкны әрәм-шәрәм итүчеләр җинаять кылган. Алар үз белдеге белән әлеге икмәкнең бер өлешен алып, аны башка максатларда файдаланган. Бу очраклар буенча башта 6, аннан соң 7 – җәмгысе 13 җинаять эше кузгатылды. Хәзер тикшерү бара. Җинаятьнең сәбәпләре ачыклана”, дип белдерде.

Республика бюджетына нәтиҗәдә 306 миллион сумнан артык зыян салынган. Республика элеваторлары һәм ашлык саклау урыннарындагы сарыф ителгән ашлыкны хәзер инде берничек тә кире кайтарып булмый. Прокуратураның тикшерү комитеты моңа юл куйганнарны табарга тиеш.

Татарстанда, бар Русиядәге кебек, мондый шау-шулы җинаять эшләре гадәттә өстән кушу, ягъни президентлар дәрәҗәсенә менеп җиткәч кенә башлана. Ул очракта да әле җаваплыларның ачыклануы һәм тиешле җәза алуы шикле. Андый эшләр тузынып, пар чыгарып башланса да, соңрак шыпырт кына ябып куела.
XS
SM
MD
LG