Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җылынуына заманча җавап – йөзмә бина


Александр Ремизовның "Нух көймәсе" проекты
Александр Ремизовның "Нух көймәсе" проекты
Быелгы кар-буранлы һәм салкын кыш дөньякүләм җылыну турындагы сүзләргә шик белән карауга этәрсә дә, һава торышын күзәтеп баручы белгечләр, бу куркыныч реаль, алдагы берничә дистә ел эчендә котыптагы бозлыклар эреп, диңгез сулары күтәреләчәк, дип кисәтә.

Ваграк утрауларда яшәүче халык өчен бу, әлбәттә, шомлы киләчәк, ә менә урыс архитекторы Александр Ремизовка – үзенчә бер илһам чишмәсе. Ул коры җирдә генә түгел, кирәк була калса, су өстендә дә төзеп була торган "заманча кунакханә" бинасын уйлап чыгарган.

Мохиткә ярашлы шушы "йөзмә бина" берничә ай эчендә, дөньяның теләсә кайсы почмагында төзелә ала. Нух пәйгамбәр көймәсен хәтерләтү сәбәпле, Ремизов та үз корылмасын "Нух көймәсе" дип атый. Дөньякүләм җылынуның Нух чорындагы кебек су ташкыннары чыгаруы шикле, әмма йөзмә бина диңгез сулары күтәрелүгә лаеклы җавап булып тора.

Халыкара архитекторлар берлегенең махсус програмы нигезендә эшләнгән шушы проектка Ремизов Германиядәге бер дизайн ширкәтен һәм Мәскәүдәге Лев Бритвинны җәлеп иткән. Бритвин әлеге бина эчендә энергияне саклау, аның үзтәэминатын булдыру чишелешләрен тәкъдим иткән.

Корылманың кәгазьләре әзер, хәзер инде аны гамәлдә төзеп карар өчен инвесторлар кирәк. Ремизов, бу яңа бинаны беренче чиратта дөнья суларын гизә торган кунакханә итеп күрә һәм "аны төзү асылда бик гади һәм җиңел", ди. "Алдан әзерләнгән өлешләрдән йөзмә кунакханәне 3-4 ай эчендә җыеп булачак", дип белдерде ул Der Spiegel журналына. Яшәү даирәсе анда якынча 14 мең кубик метр булачак.

Бу бинада пыяла бөтенләй юк, аның урынына кырыс һава шартларына чыдарлык махсус фольга кулланыла. Анда яңгыр суларын җыю каралган, эчтә тиешле микроклимат булдыру өчен бинаның үз эчке "урманы" да булачак.
XS
SM
MD
LG