Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:44

Оренбур офтальмологиясе яңа фәнни биеклекләрне яулый. Андагы күз табиблары катарактаны да, сукырлыкны да хәл ителми торган авыру дип санамый. Яңа технологияләрне үзләштергән офтальмологлар өчен хайваннарга да күз күрү сәләтен кире кайтару хыял түгел -- чынбарлык.

Оренбур шәһәре ”Микрохирургия глаза” дәвалау үзәгенең хирургия бүлеге мөдире, офтальмолог Радик Тайгузин күзенә операция ясалган Дания апа Гатиятуллинаны карый:

– Апа туры кара. Хәлләрегез ничек? Күзегез күрәме?

Дәваланучы Дания Гатиятуллинаның табибларга рәхмәте чиксез:

– "Радик әфәнде яхшы ясый", дип операция ясаткан кешеләр бик мактадылар. Бөтен әйберне яхшы күрәм. Рәхмәт, игелек күрсен, – ди татар апасы.

Бер авыру кешенең күзен дәвалау өчен табибларга бер сәгать вакыт кирәк. Оренбур шәһәренең “ Микрохирургия глаза” дәвалау үзәгендә елына 20 мең тирәсе кешегә якты дөньяны күрү сәләтен кайтаралар. Шуларның 800ен үзәкнең хирургия бүлеге мөдире офтальмолог Радик Тайгузин үзе башкара:

“Безнең үзәктә елына 18 мең операция ясыйлар. Олыларга да, балаларга да ясыйбыз, күбрәк катаракта белән авыручыларга", ди ул.

Күз операцияләре хайваннарга да ясала
Кешеләр генә түгел, чиста нәселле хайваннар да үзләренә карата зур таләпчәнлек сорый икән. Кайбер медицина юнәлешләре ветеринариягә дә уңышлы күчкән. Яхшы нәселле, кыйммәтле Эдильбаев токымлы сарыкларының авырлыгы 110 кг җитә. Салкын кышны да, эссе челләне дә яхшы кичерә алучы бу Әстерхан "эмигрантларын" үрчетү бик кыйммәткә төшә. Шул сәбәпле, аларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Мәсәлән, әлеге хайваннарның күз проблемалары нәселлекне 50% киметә.

Оренбур дәүләт аграр университетында мондый хайваннарга югары технологияле ярдәм күрсәтәләр. Яшь сарыкта булган катаракта яңа заман ысуллары ярдәмендә әлеге уку йорты галимнәре һәм “Микрохирургия “ дәвалау үзәге офтальмологлары ярдәме белән дәваланды.

Операция кешенекеннән әллә ни аерылмый. Бу очракта, офтальмологлар яңа технологияләрнең кечкенә кисү ысулларын куллана – аларның күләме 2мм артмый. Калганын ультратавыш эшли.

“Шушы кечкенә кисү аша, ультратавыш ярдәме белән күз ясмыгы (хрусталик) үзәге ваклана. Ясалма күз ясмыкларының замана өлгеләре операция барышында җөйсез эшләнә. Ясалма күз ясмыгы бик йомшак: шушы кечкенә киселгән урыннан, махсус инжектор аша, күз эченә кертелә. Ә күз эчендә алар тураеп, күзнең гадәти күренешен ала”, ди табиб Радик Тайгузин.

Биология фәннәре докторы Рамил Тайгузин
Белгечләр әйтүенчә, ике сәгатьтән соң сарыкның күз күрү сәләте бөркетнеке кебек булачак. Ике бертуган Тайгузиннарның фәнгә керткән өлешләре зур.

“Ул уникаль операция, күп акча сарыф итә. Операция кыйммәт булса да, беренче максатыбыз: сарыкларны саклап калу, чөнки Эдельбаев нәселле сарыклар Оренбур өлкәсендә сирәк. Кыйммәтле нәсел өчен акчаны җәлләп булмый инде”, ди Оренбург дәүләт аграр университеты профессоры, биология фәннәре докторы Рамил Тайгузин.

“Әлбәттә, миңа табиб буларак , кешеләрне дәвалау җиңелрәк. Ә хайваннарның күзләренә операция ясау – ул Русиядә үткәрелгән сирәк эксперимент . Бу минем икенче эшем – ике ел элек шундый ук операцияне кәҗәгә ясаган идем”, ди офтальмолог Радик Тайгузин.

Мондый дәвалау үзәкләре Русия шәһәрләрендә күп түгел. Оренбур офтальмологлары соңгы 20 ел эчендә генә дә 5 миллион кешенең күз күрү сәләтен кайтарды.

Әлеге үзәктә заман технологияләрен уңышлы куллану – гадәти хәл. Клиника хезмәткәрләре, биотән уйлап тапкан милләттәшебез Рамил Рәхмәтуллин белән берлектә, операция вакытында салган җөйләрне киметү максатыннан чыгып, күзгә биотән урнаштыру буенча тагын бер уңышлы эксперимент үткәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG