Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Беларус башлыгын басымнарны туктатырга чакырды


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонда Беларустан килгән хокук яклаучылар белән очрашты. Очрашуда Беларуста узган президент сайлавыннан соң хакимиятнең оппозициягә каршы басымнары телгә алынды.

Һиллари Клинтон очрашудан соң ясаган чыгышында Беларус президенты Александр Лукашенконы тагын бер кат оппозиция, матбугат һәм оешмаларга каршы басымнарны туктатырга чакырды.

Моннан элек АКШ һәм Европа Берлеге Минск хакимиятен кулга алынган оппозиция тарафдарларын тиз арада иреккә чыгарырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG