Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Татарстан мөфтие вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралачак


Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте утырышында мөфти вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе тикшереләчәк.

Бизнес-online хәбәр итүенчә, ул республика мөселманнары Диния нәзарәтенең киләсе пленумында каралырга мөмкин.

Пленум 13 гыйнвар көнне Казанда узачак. Анда мөселманнар Диния нәзарәте президиумы әгъзалары, имам-мөхтәсибләр, казыйлар, Татарстан галимнәр шурасы вәкилләре һәм мөселман уку йортлары ректорлары катнашачак.

XS
SM
MD
LG