Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Раштуаны бәйрәм иттеләр


Рөстәм Хәмитов Раштуа бәйрәме белән котлый
Рөстәм Хәмитов Раштуа бәйрәме белән котлый

Башкортстан православ динен тотучылар үзләренең зур бәйрәмнәренең берсе – Раштуаны билгеләде. Президент Рөстәм Хәмитов чиркәүгә барып котлауларын җиткерде.

Башкортстанда соңгы елларда төрле шәһәрләрдә һәм районнарда яңа чиркәүләр калкып чыкты һәм искеләре яңартылды.

Бу эшләр әле дә дәвам итә. Уфа үзәгендәге Киров урамында урнашкан борынгы Храм Рождества Богородицы дип аталган чиркәүне дә ике дистә елга якын яңарту белән шөгыльләнделәр. Бу эшләр хәзер төгәлләнде. Әлеге чиркәү Уфада иң зурысы исәпләнә.

Менә шул чиркәүгә 7 гыйнварга каршы төндә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та килде. Бәйрәм тантанасына җыелучылар алдында чыгыш ясап, президент православ динен тотучыларны ихлас күңелдән котлады. “Башкортстанда төрле диннәр вәкилләре дус һәм тыныч аралашып яши”, дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон үзенең җавап сүзендә, барлык диндәшләре исеменнән, президентка, җылы котлау чыгышы өчен, рәхмәтләрен җиткерде. Раштуа бәйрәме Уфаның башка чиркәүләрендә дә меңләгән кешене җыйды. Чиркәүләр тирәсендә иминлек чаралары да көчәйтелде. Алар янында милиция хезмәткәрләре төркемнәре арттырылган иде.

Раштуа бәйрәме республикага раштуа салкыннарын да алып килде. Бу көннәрдә кайбер районнарда салкынлык 30-33 дәрәҗәгә кадәр җитә.
XS
SM
MD
LG