Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфәт Габдуллин: “Татар телен белү кирәклеген аңладым”


Зөлфәт Габдуллин
Зөлфәт Габдуллин

Зөлфәт Габдуллин “Евровидение-2010” балалар бәйгесенең сайлап алу турында 8нче урынны алып кайткач, “Шахта көе”н өйрәнә башлаган.


Укытучысы, Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә эстрада вокалыннан дәресләр бирүче Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, 4нче сыйныфта гына укуына карамастан Зөлфәт үтә дә катлаулы җырларны ошатып, өйрәнеп карыйк микән әллә дип, үзе тәкъдим итә икән.

“Зөлфәт үзенең яшенә бик үк туры килмәгән җырларны сайлавы белән башка балалардан аерылып тора. Аңа эчтәлеге белән дә, техник яткан да катлаулы җырлар ошый. Мин кайвакыт аңа, сиңа мәхәббәт турында җырларга иртәрәк, дип тә әйтеп куям. Без аның белән хәзер “Шахта көе”н өйрәнәбез. Дөресен әйткәндә, “Шахта көе”н сәхнә тоткан җырчылар гына башкара бит”, ди Вәлиева.

“Шахта көе”нә килгәндә бу җырны бабасы бик ярата икән. Бабасы яраткан җырны җырлау, күрәсең, Зөлфәткә горурлык булачак. “Мин аны һәм ул да мине бик ярата”, ди Зөлфәт. Яшь җырчының репертуарында татар җырлары берничә генә.

“Татар җырлары минем әз. “Җомга”ны җырлыйм. “Питрәч” дип аталган җырым да бар. Бетте бугай. Киләчәктә тагын татар җырларын яздырырмын дип өметләнәм”, ди Зөлфәт.

Зөлфәт репертуарында 15ләп җыр бар инде. Киләсе елга альбомы да чыгачак. Исемен уйламаган әле. Ә менә үзен “Кечкенә Майкл Джексон” (Michael Jackson) дип атап йөртәләр икән.

2009 елда Бөтенрусия балалар үзәге “Орленок”та үткән балаларның халыкара эстрада фестивалендә катнашкан ул. “Звезды зажигают Орленок” дип аталган бәйгедә I дәрәҗәдәге лауреат дипломын алган.

Менә шунда композитор, рок-музыкант Борис Гребенщиков аңа: “Син Майкл Джексонның кечкенә чагы кебек, аңа бик охшагансың”, дип әйтә. Бу сүзләргә кадәр үк Зөлфәт Джексон җырларын үз иткән иде. “Мин аны тыңларга яратам. Джексонның “Will you be there” (“Син анда булырсыңмы”) дигән җырын үзем дә башкарам”, ди Зөлфәт.

Зөлфәт үзе дә җырлар яза. Көен дә, шигырен дә үзе иҗат иткән “Мәктәп ябылган” җыры белән ул “Евровидение-2010” балалар бәйгесенең сайлап алу турына барган. Беренче унлыкка керү – ул безнең өчен бик зур җиңү булды, ди укытучысы. Сайлап алу турына үткән 28 кечкенә җырчы белән бәйгегә чыгарга туры килгән аңа.

Республикада үтә торган “Йолдызлык”та (“Созвездие”), бөтенрусия һәм шулай ук халыкара фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар яулагач, “Евровидение”дә дә үзен сынап карамакчы булган.

Зөлфәт үзе мин 4 яшьтән үк җырлыйм инде дип әйтсә, әнисе Гөлшат Габдуллина аның туып берничә ай узуга ук җырчы булачагын сизеп алган.

“Бер 6-7 айлар булгандыр. “Әлли-бәлли-бәү”не җырлап йоклатканда, үз тавышы белән кабатлап җибәргән шикелле булды”, ди Габдуллина.

Зөлфәтләр Казанда тора. Әмма ул кая гына бармасын бабалары торган җирне, Питрәч данын яклый. Казанда яһүд теле өйрәтелә торган мәктәптә белем ала. Инглизчә дә өйрәнә. Татар телен дә өйрәнәчәкмен, дип әйтә. “Татарстанда татар теленнән башка яшәп булмый. Аның һәркайда кирәк булачагын мин аңладым инде”, ди ул.

Репертуарында татар, инглиз, рус телендәге җырлар белән япон телендәгесе дә бар. Японча аңламаганнарның бу татарчамы дип сораган очраклары да булган. Кайда гына булмасын, үзен “мин татар” дип таныштыра икән.
XS
SM
MD
LG