Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Пакстанда коалиция "исән" калды


Пакстан премьер-министры Йосыф Зия Гыйлани, коалициядәге уртагын кире хакимияткә кайтырга күндереп, илдәге сәяси киеренкелеккә нокта куйды.

Илнең икенче зур партиясе башлыгы хөкүмәт эчендәге ришвәтчелек һәм нефть продуктлары бәяләренең кискен үсүенә каршылык йөзеннән 2 декабрьдә коалициядән чыгачагын белдергән иде. Аның бу карары Гыйлани җитәкчелегендәге коалиция хөкүмәте язмышын кыен хәлдә калдырды.

Ләкин Гыйлани Халыкара валюта Фонды IMF таләбенә карамыйча 9 % арттырылган нефть бәяләрен, киметергә килеште. Гыйлани бу карарыннан соң ясаган чыгышында оппозиция күчкән Муттаһида Кауми партиясенең яңадан коалициягә кушылачагын белдерде.

Ләкин АКШ һәм Халыкара валюта Фонды IMF Йосыф Гыйланинең карарын үзгәртүен хата буларак атый.

XS
SM
MD
LG