Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:42

Нурсолтан Назарбаев үзен 2020 елга кадәр Казакъстан президенты итеп калдыруны күздә тоткан референдумнан баш тартты. Ләкин оппозиция моны күз буяу гына дип саный.

Нурсолтан Назарбаевның үзен 2020 елга кадәр Казакъстан президент итеп калдыруны күздә тоткан референдумнан баш тарту фәрманы илнең массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкты. Әмма шуңа да карамастан Семипалат дәүләт университеты ректоры Ерлан Сыдыков җитәкләгән төркем халыктан референдум уздыру турында имзалар җыюны дәвам итә. Аның сүзләренчә, инде өч миллионнан артык имза җыелган.

Әлеге чара Казакъстан үзәк сайлау комиссиясенең Назарбаевның президентлык мөддәтен озайту һәм вәкаләтләрен ныгыту турында имза җыю чарасын хуплаганнан соң, декабрь башында башланды. Һәм ул унынчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Назарбаев тарафдары сенатор Берик Имашев халыкта бу нык яклау табуын әйтә.

“Бу конституцион башлангычны беренче көннән үк илдәге йөзләрчә мең ватандашлар яклап чыкты. Массакүләм мәгълүмат чаралары җентекләп референдумга әзерлекне хәбәр итеп бара. Күп кенә танылган һәм абруйлы кешеләр илнең үсеше өчен бу хәлнең гасыр вакыйгасына тиң булуын сөйли”, ди ул.

Халыкара җәмәгатьчелеккә яхшы булып күренер өчен

Әгәр референдумда халыкның күпчелеге Назарбаевның вәкаләтләрен озайтуны хупласа, ул тагын ун елга, ягъни 80 яшенә кадәр идарәдә калачак дигәнне аңлата. Чөнки 2012 елга билгеләнгән сайлау инде узмаячак.

Әмма Кушма Штатлар демократик сайлау уздырмыйча гына Назарбаев вәкаләтләрен озайтуны тәнкыйтьләп чыкты. Алар бу илдәге демократия үсешенә аяк чала дип саный. Үз вазыйфасыннан китүче АКШның Казакъстандагы илчесе Ричард Хогланд Астанада узган хушлашу матбугат очрашуныда: “Халыкның үз фикерен белдерүгә демократик хокукы булсын өчен, “әйе” яки “юк” дип җавап бирү генә җитми, аларның төрле идеяләр һәм шәхесләр арасында сайлау мөмкинлеге булырга тиеш”, диде.

Оппозиция исә Назарбаевның референдумнан баш тартуы да нәкъ шул халыкара җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән дип саный. Коммунистлар партиясенең элеккеге җитәкчесе Серикболсын Әбдилдин сүзләренчә, шул рәвешле ул үзенең диктатор, монарх булмавын күрсәтергә тели.

“Ахыр чиктә ул барыбер халыкка каршы килә алмыйм дип референдумнан файдаланачак. Чөнки имза җыю әле дә дәвам итә”, диде ул.

Парламентка Назарбаев рөхсәте кирәкми

Оппозициядәге сәясәтчеләр Назарбаевның референдумнан баш тарту карары бу элекке тамашаның бер өлеше генә дип саный. Чөнки элегрәк парламент аңа төрле өстенлекләр булдыруны истә тоткан “Илкүләм юлбашчы” исемен бирү турында канунга төзәтмәләр керткәч, Назарбаев рәсми рәвештә аны имзалаудан баш тартты. Ләкин ул канунга чикләү куймагач, канун берникадәр вакыттан соң автоматик рәвештә гамәлгә керде.

Сәясәт белгече Досим Сатпаев бу юлы да шундый хәл кабатланырга ихтимал дип саный.

“Алар бу референдум һәм конституцион үзгәрешләр турындагы тәкъдимне президентка тагын бер кат кертергә мөмкин, ди ул.

Күптән түгел депутат Ирак Элексеев Назарбаев баш тартса да, парламентның аны 2020 елга кадәр президент итеп калдыру турында конституциягә үзгәрешләр кертергә хокукы барлыгын әйтте.

Көтүче малае Назарбаев 1940 елның 6 июлендә Чемолган авылында туа. Яшьтән үк металлургия корылмасында эшли башлый һәм тиздән илнең коммунист җитәкчеләр рәтен тулыландыра.

1989 елны ул Казакъстан республикасы коммунистлар партиясенең беренче секретаре була һәм бер елдан инде Советлар берлеге таркалгач, ил президенты итеп сайлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG