Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын ике оппозиция вәкиленә гаеп белдерелде


Мәскәүнең Тверь районы мир мәхкәмәсе 6 гыйнвар көнне Кызыл мәйданда рөхсәтсез пикетта катнашкан Марат Сәләхиев һәм Дмитрий Андрияновны милициягә буйсынмауда гаепле дип тапты. Теркәлмәгән “Башка Русия” партиясенең әлеге вәкилләре пикетта элегрәк тоткарланган оппозиция вәкилләрен азат итүне таләп иткән.

Каспаров.ру сәхифәсе язуынча, милиция хезмәткәренең сүзләре гаеп белдерүгә бердән-бер дәлил булып торган.

Мәхкәмә Сәләхиев һәм Андрияновны ике тәүлеккә тоткарлау карарын чыгарган. Алар бу дәверне инде милиция бүлегендә уздыру сәбәпле, азат ителгәннәр.
XS
SM
MD
LG