Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Әс-Садр АКШка “тыныч каршылык” күрсәтергә чакырды


Шыгый дин вәкиле Моктада әс-Садр өч ел Иранда яшәгәннән соң Гыйракка кайткач беренче тапкыр үз тарафдарлары алдында чыгыш ясады.

Надҗаф шәһәрендәге меңнәрчә кешеләргә мөрәҗәгать итеп әс-Садаф Кушма Штатларны Гыйракны басып алуда гаепләп, аңа каршы көрәшне дәвам итәргә чакырды. Бу көрәшне ул тыныч юл белән алып барырга тәкъдим итте.

Әс-Садр тарафыннан оештырылган төркемнәр берничә ел Америка һәм Гыйрак хөкүмәте хәрбиләренә каршылык күрсәтеп торды. Ахырда әс-Садр Гыйрактан китте. Күптән түгел парламенттагы аның тарафдарлары Нури әл-Мәлики җитәкчелегендәге хөкүмәтне яклау турында кара кабул итте.

XS
SM
MD
LG