Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:38

Азәрбайҗанда Ислам партиясе вәкилләре тоткарланган


Бакыда Азәрбайҗан Ислам партиясе җитәкчесе Моһсун Самәдов һәм аның өч хезмәттәше тоткарланган. Алар полициягә буйсынмауда гаепләнеп, җомга кичен Бакыда урнашкан партия бинасыннан чыкканда тоткарланып 11-15 көнлек административ тоткарлануга хөкем ителгән. Ислам партиясе сүзчесе Әкиф Һәйдарли бу гаепләүләрне кире кага.

Аның фикеренчә, Ислам партиясе вәкилләрен сәяси максаттан – мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протест чараларын уздырган өчен эзәрлеклиләр.

Һәйдарли сүзләренчә, Самәдовның кайда тотылуы билгеле түгел, әмма ул аны дәүләт иминлеге тикшерү изоляторына япканнар дип фаразлый. Бу оешманың вәкиле Ариф Бабаев бу мәгълүматны хупламады да һәм кире дә какмады.

2 гыйнварда Ислам партиясе җитәкчесе Самәдов Азәрбайҗан хакимиятен коррупция һәм кеше хокукларын бозуда тәнкыйтьләде. Ул халыкны “рәхимсез режимны” туктатыр өчен көрәшкә чакырды. Аның бу чыгышы YouTubка куелды.

XS
SM
MD
LG