Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

8 гыйнвар көнне АКШның Аризона штатында бер яшь кеше Конгресс вәкиле Габриел Гиффордс катнашлыгында узган җыенда катнашучыларга ут ача. Алты кеше үлә, 13 яраланучы арасында Гиффордс та бар.

8 гыйнвар көнне иртән Аризонадан вәкилләр пулатындагы демократ Габриел Гиффордс Тусон шәһәрендәге үзенең бүлге сайлаучылары белән очрашуга килә. “Сезнең мәхәлләдә Конгресс” дигән митинг Safeway азык-төлек кибете янында уза. Гиффордс тирәсенә берничә дистә кеше җыелгач, арттан аның янына яшь кеше килеп баса. Аның кулында 9 миллиметрлы 30 патронлы “Глок” пистолеты була. Яшь егет башта Гиффордс башына ата, ә аннары, ике ир кеше аны екканчы, барлык халыкка ут ача.

Әлеге хәл нәтиҗәсендә, алты кеше үлә, шул исәптән федераль хәким Дҗон Ролл, Гиффордс референты Гэйб Циммерман һәм 9 яшьлек Кристина Грин.

Габриел Гиффордс боралак белән университетның медицина бүлегенә озатыла һәм аңа операция ясала. Үзәкнең вәкиле Питер Ри сүзләренчә, аның хәле авыр булып кала: пуля мигә тиеп башны тишеп чыга. Ләкин Гиффордс тышкы тавышларны сизә һәм табиб аның сәламәтләнүе өметле, дип әйтә. Шулай ук табиблар төрле яралар алган тагын 11 кешене дәвалый.

Һөҗүм итүче "Майн кампф" китабын яраткан

Ут ачучы Пима бүлгесе төрмәсенә ябылган. 9 гыйнварда ул мәхкәмә алдына басачак. Полиция аның сигез чакрым ераклыкта яшәүче 22 яшьлек Дҗаред Ли Лофнер булуын әйтә. Аны бу адымга нәрсә этәргәнен хокук саклаучылар әле ачыклый алмаган. Әмма тикшерүчеләр YouTubeта әлеге кеше исемендәге биттәге мәгълүматтан аның мәктәп елларын Тусонда уздыруын, яраткан китаплары булып "Коммунистик манифест" һәм "Майн кампф" торуын ачыклаган.

Лофнерның элекке сыйныфташлары аны ялгызлыкны яратучы кеше буларак бәяли. Аның исемендә наркотик саклау һәм үлем белән янау нигезендә, ике хокук бозу эше теркәлгән. Ике ел элек аны хәрби хезмәткә алудан баш тартканнар. Бу хакта АКШ хәрби көчләре хәбәр итә. Әмма шәхси тормышка кысылмау канунына таянып, рөхсәт бирмәү сәбәпләре әйтелми.

Обама: "Бу ил кайгысы"

АКШ президенты Барак Обама үзенең махсус белдерүендә, моны “зур кайгы” дип атады.

”Гэбби Гиффорд минем дусларымның берсе булып тора. Ул бик яхшы дәүләт эшлеклесе булудан тыш, мәрхәмәтле һәм ачык күңелле. Аны хезмәттәшләре һәм сайлаучылар бик ярата. Гэбби бүген дә, һәрвакыттагыча, җыелган кешеләрнең кайгыларын, җан әрнүләрен тыңлаган. Бу демократиянең асылы булып тора. Шуңа күрә бу кайгы аңа кагылучыларга гына карамый. Бу Аризона һәм барлык безнең ил кайгысы”, диде ул.

40 яшьлек Габриел Гиффордс ноябрьдә өченче тапкыр Аризонадан АКШ Конгрессы вәкилләр пулатына сайланды. Ул кораллар, фән һәм техника комитеты әгъзасы булып тора. Соңгы сайлауны Гиффордс республиканнарның консерваторлар канаты вәкиле белән көчле көндәшлектә җиңде. Узган елның мартында Конгрессның консерваторларда бәхәс уяткан сәламәтлек реформасы турында канунны кабул итүеннән соң, Гиффордс бүлмәсенә хулиганлык һөҗүмнәре булган иде.

Тусондагы һөҗүмнән соң, Вәкилләре Пулатындагы республиканнар җитәкчелеге 12 гыйнварга билгеләнгән сәламәтлек реформасы канунын кире кагу турындагы тавыш бирүне кичектерде. Бу канунны әзерләү һәм кабул итү барган соңгы ике елда Гиффордс һәм башка күп кенә демократлар исеменә тәнкыйтьләр яудырылды.

XS
SM
MD
LG