Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Фарсы култыгы илләренә сәфәрен башлый


Кушма Штатлар Дәүләт департаменты секретаре Һиллари Клинтон Фарсы култыгы илләренә сәфәрен башлый. Биш көн дәвамында ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Катарда булачак.

Клинтон әлеге төбәк илләрен Гыйрак хөкүмәтен яклауны сорап сүз кузгатыр дип көтелә. Шулай ук сөйләшүләр барышында Иран атом программасы мәсьәләсе күтәреләчәк. Клинтон әлеге илләрне атом программасын туктату өчен Иранга ныграк басым ясарга чакырачак.

Моннан тыш, Израил-Фәләстин сөйләшүләрен торгызу турында сүз барачак.
XS
SM
MD
LG