Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Пакстанда исламны мәсхәрәләгән өчен үлем җәзасын бетерүгә каршы митингта меңнәрчә кеше катнаша


Пакстанның көньягындагы Карачи шәһәрендә исламны мәсхәрәләү өчен үлем җәзасын бетерүгә каршы митингта меңәрчә кеше катнашты.

20 меңләп кешенең кайберләре Пәнҗәб губернаторы үтерүдә шикләнелүче Малик Мөмтазны милли каһарман буларак бәялүче шигарьләр тоткан иде.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, сишәмбе көнне үтеререлгән губернатор Салман Тәсирнең тән сакчысы булып эшләгән кеше түрәне яратмаганын әйткән. Моны ул губернаторның исламны мәсхәрәләгән өчен канунны «йомшарту» яклы чыгыш ясавы белән аңлаткан.

XS
SM
MD
LG