Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:48

Мәскәүдә тагын оппозиция вәкилләрен яклап пикет уздыручылар тоткарланды


Мәскәүнең оппозиция вәкилләре ябылган Симферополь бульварындагы кулга алынганнар утыра торган бина янында бүген тагын берничә кеше тоткарланды.

«Сул фронт» хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов сүзләренчә, милиция оппозиция тарафдарларын гына түгел, ә альтернатив пикет оештыручы Кремль тарафлы яшьләр хәрәкәте вәкилләрен дә тоткарлый.

Удальцов шулай ук аның тарафдарлары 10-15 тәүлеккә төрмәгә хөкем ителгән Эдуард Лимонов, Константин Косякин һәм Борис Немцовны азат итүне таләп итеп пикетлар оештыруны дәвам итәчәген әйтте.

Бүген Мәскәү мэриясе каршындагы пикетлар инде тыныч узды.

XS
SM
MD
LG