Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

АКШ һәм Кытай хәрби хезмәттәшлекне ныгыта


АКШ һәм Кытай хәрби хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеге турында килеште.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Пекинда Кытай саклану министры Лян Гуанле белән очрашудан соң мондый килешү үзара аңлашу һәм уртак карашларга китерәчәк, дип белдерде.

Кытай саклану министры үз чиратында, Пекин хәрби технологияләр өлкәсендә башка илләрдән нык артта калуы сәбәпле дөньяга куркыныч тудыра алмый, диде.

Киләсе атнада АКШка Кытай җитәкчесе Һу Дзинтаоның килүе көтелә.

XS
SM
MD
LG