Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (6)


Мирсәет Солтангалиев (1892–1940)
Мирсәет Солтангалиев (1892–1940)
Казанда эшчеләр хәрәкәте һәм татарлар

1917 ел октябрь инкыйлабыннан алгы дәвердә Казан губернасында зур һәм кечерәк күләмле 145 баш күтәрү булганлыгы, аларда барлыгы 102,500 эшче катнашканы чыганаклардан билгеле. Бу соңгы санны баш күтәрүләр санына бүлсәк, һәр каршылык чарасында уртача 705 кеше катнашкан дигән нәтиҗәгә киләбез.

Ләкин большевиклар, моңа карамастан, эшләрен кыю алып барган. Русия социал-демократ эшчеләр партиясенең (РСДРП) Казан комитеты аеруча 1917 елның февраленнән октябрьгә кадәр дәрманлы эшчәнлек күрсәтә. Аның җитәкчелегендә 2 мартта "Эшче вәкилләре", 10 мартта "Гаскәр вәкилләре" һәм 14 мартта "Эшче һәм гаскәр вәкилләре Советы" җыелышлары оештырыла.

Бу уңышлардан соң РСДРП (б)ның Казан комитеты 26 мартта беренче җыелышын уздыра. 26 октябрь (8 ноябрь) түнтәрелешеннән соң, эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советы 20 әгъзадан торган Вакытлы Инкыйлаб комитеты (Ревком) төзү турында карар кабул итә. Комитетның җитәкчеләре итеп К.Грасис, И.Волков, А.Карпов һәм Г.Олькеницкий билгеләнә. Әгъзалар арасында шулай ук өч татар социалисты (М.Вахитов, К.Якубов, Я.Чанышев) була.

1917 елның 4 ноябрендә бөтен хакимият Ревкомнан Казан эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советына күчә. Кызыл Гвардия башлыгы итеп И.Волков билгеләнә. 1918 елның гыйнварында Кызыл Гвардия отрядлары Казаннан тыш Чистайда, Мамадышта, Тәтештә һәм Спасскида төзелә. Ул вакытта Казан Советы карамагында 2800 кызыл гвардияче һәм 2000 кызыл армияче була. Большевикларга оппозиция сыйфатында А.Рясенцев җитәкчелегендә кадетлар, меньшевиклар һәм уң эсерлардан торган "Ватанны һәм инкыйлабны яклау комитеты" оештырыла.

1917 елның 16-19 ноябрь көннәрендә Казанда тугыз әгъзалы (алты большевик һәм өч сул эсер) Башкарма комитет төзелә. Бу оешманың эшчеләр бүлегендә большевиклар А.Карпов һәм А.Бочков була. Башкарма комитетның рәисе итеп большевик Я.Шейнкман билгеләнә. 1918 елның гыйнвар һәм февраль айларында большевиклар кадетлар, меньшевиклар һәм эсерларның ярдәменнән файдаланып, Казан шәһәр думасын, Үзәк хөкүмәт вәкиллеген һәм земствоны куып тарата.

30 гыйнвар (12 февраль) көнне Казан губерна Советы шәһәрнең икътисадын да үз карамагына алуны таләп итте, губерна Советы рәисе итеп янә шул ук Я.Шейнкман билгеләнә. Большевиклар әкренләп губерна идарәсенең бөтен баскычларын биләп бара, бөтен бюрократик структураны үзләштерә. Шул ук вакытта татарлар белән большевиклар һәм башка сул төркемнәр арасында көрәш дәвам итә.

Бу вакыйгалар һәм аннан соңрак большевикларның хакимиятне тулысы белән үз кулларына алу өчен кылган гамәл-хәрәкәтләренә татар эшчеләре сизелерлек ниндидер өлеш кертмәгән. Шик юк ки, татарлар арасында да азмы-күпме сул карашлы кешеләр булган, ләкин аларның күпчелеге большевиклар фиркасенә кермәгән. Алга таба андыйлар, большевиклар белән хезмәттәшлек кылган кайбер меньшевиклар һәм эсерлар кебек үк, алданган булып чыга.

1905 елга кадәр татар-башкортта ниндидер оешкан һәм көчле эшчеләр сыйныфын табу шактый читен мәсьәлә. Эш шунда ки, беренчедән, татар-башкорт эшчеләре бик аз булган, булганнарының да күпчелеге белемсез һәм түбән һөнәрлеләр рәтендә йөргән. Шул сәбәпле, алар социалистик идеяләр белән мавыкканнар дип әйтү дә, әлбәттә, мөмкин түгел. Гадәттә, татар эшчеләре үз мәсьәләләрен шәхси тырышлык юлы белән хәл итәргә омтылган. Беренче эшче комитетларын алар, бары тик 1917 елның февраль инкыйлабыннан соң гына, сул карашлы татар зыялылары тәэсире белән төзегәннәр. Бераз вакыт үткәннән соң гына, бу комитетларга "социалистик" исеме бирелгән.

Ләкин ул комитетларны уң һәм сул эсерлар, максималистлар, меньшевиклар тәшкил иткән, арада бер генә большевик та булмаган. Шуның өчен булса кирәк, татар социалистик хәрәкәтенең мәшһүр лидеры Мирсәет Солтангалиев тә "большевик" сүзе урынына "социалист" сүзен куллануны өстен күргән. Сәбәбе гади: ул Көнчыгыш мөселманнары арасында, К.Маркс тәгълиматына караганда, инкыйлаб ясау өчен зарури булган индустриаль пролетариатның (эшчеләр сыйныфының) барлыгына һәм аларның чын-чынлап сыйнфый көрәшкә әзер булуларына ышанмаган. Нәкъ менә шуның өчен Солтангалиев соңрак, Габдрәшид Ибраһимовның (Рәшид казый) туранчылык идеясеннән тәэсирләнеп, изелгән мөселман халыклары өчен "Көнчыгыш җөмһүриятләре федерациясе"н төзү турында хыялланган.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG