Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте


Оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцов үзенең кулга алынуына шикаятьне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә тапшырды.

Русия мәхкәмәләре бәйрәм көннәре сәбәпле Немцовның гаризасын кабул итүдән баш тарткан, шуңа күрә шикаять туры Европа мәхкәмәсенә җибәрелде, дип хәбәр итте хәрәкәтнең матбугат үзәге.

Узган дүшәмбедән бирле 31 декабрь кулга алынган оппозиция вәкилләрен иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары үткәрелә. Бу җыеннарда катнашучыларны милиция кулга ала.

Аерым кешеләр Борис Немцов, Константин Косякин һәм Эдуард Лимоновны азат итүне таләп иткән шигарьләр тотып урамда тора.

Кирилл Манулин һәм Илья Яшин иреккә чыгарылды. Бүген Константин Косякинның төрмә мөддәте тәмамлана. Борис Немцов һәм Эдуард Лимонов төрмәдә кала.
XS
SM
MD
LG