Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Киез итеккә бәяләр дә, ихтыяҗ да арта


Виканың әтисе Николай да итек кияр идем ди, тик эшендә рөхсәт юк икән.

Виканың әтисе Николай да итек кияр идем ди, тик эшендә рөхсәт юк икән.

Итек басучылар, ел әйләнәсендә баш күтәрми эшләп кенә килеп туган ихтыяҗны канәгатьләндереп була, дип белдерә.


Салкын көннәрдә хәзер Казанда башына кыйммәтле бүрек, өстенә чәшке тун, аягына киез итек кигәннәр дә очрый. Кайбер яшьләр авызыннан киез итекләр модага кергән икән дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә.

“Мин беркайчан да мода артыннан кумадым, әмма гомерем буе салкыннарда киез итек кидем. Бала вакыттан ук киез итекләрем бар иде. Миннән күреп кызым да киез итек алды. Дөрес, аныкы заманча, чигүләр белән. Ул да, нигә элек киез итекләр кимәдем икән, дип әйтә”, ди Надежда Дряньзина.

Надежданың аякларында абыйсы баскан итек икән. Элгәре авылда күпләр итек баса белгән, минем әтием, хәтта әнием дә бу хезмәтне белә иде, ди Надежда. Ә менә киез итекләр тарихына килгәндә, мөгаен, Урал якларыннан килеп чыккандыр, дип белдерә ул.

Киез тарихын барлау зарур


Татар дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова итек дөньяга төрки халыклар аягы белән атлап киткән дигән карашта. Төрки халыклар белән багланышта булганга Русиядә киез эшләнмәләр көнкүрешкә кереп киткән дигән фикерләр дә бар.

“Тула басу, киез эшләү – татарның бик күптәнге шөгыле. Татар киезне сәкесенә дә, идәненә дә җәйгән һәм шул ук киездән бишмәтләр дә теккән. Итек эшләү традициясе дә бик борынгы.

Төрки халыклар һәрвакыт мал белән көн күргән. Сарык тиресен иләп тун иткәнбез, йонын кыркыганбыз – киез иткәнбез. Бу – халыкның бик күптәннән килә торган шөгыле.

Киез итекләрне татарның яшәү рәвешеннән аерып карап булмый. Кызганычка каршы бүгенгә әле киезгә булган мөнәсәбәт турында саллы хезмәтләр юк. Бу цивилизациягә омтылу белән дә бәйледер. Ләкин ничек кенә булмасын без бу турыда да өйрәнергә тиешбез. Ул безнең табигый яшәү шартларыбыздан килә торган байлыгыбыз.

Башкортларның киезгә мөнәсәбәтләре үзгә. Ул аларның тирмәләре саклану белән дә бәйле. Бүген торакка бәйле халыкара ярминкәләрдә башкорт тирмәсен бик еш күрергә була. Матур гына хезмәтләр язып, киез эшкәртүне башкортныкы итеп күрәләр. Әмма ул – гомумтөрки гадәт.

Бу өлкәдә татар да зур өлешен керткән. Хәзер дә кертә дип исәплибез. Әгәр бүген Кукмара районының шактый халкы киез итек басып көн итә икән, ул аны кәсебе итеп тота икән, бу – шулай ук безнең гореф-гадәтебез”, дип белдерә Җәүһәрова.

Итек шунда ук сатылып бетә


Бүген киез итекләр Русиянең милли бренды дәрәҗәсендә генә түгел, ә мода сәхнәсендә, ягъни подиумда да сынатмаган аяк киемнәре. 2002 елда Джанфранко Ферре (Gian Franco Ferre) көз һәм кыш коллекциясен киез итекле модельләргә кидереп чыгаргач, Европа телсез калган иде.

Татарстан халкы исә быел Кукмарада эшләнгән чигүле, я булмаса тире-мех куеп эшләнгән киез итекләргә мөкиббән китә. Казандагы бер сәүдә урынында итекләр сатучы Рамилә Хәлилова, киез итекләргә быелгы кебек зур ихтыяҗ булганы юк иде, дип белдерә. Менә 10 ел инде ул итек сәүдәсендә.

“Быел киез итекләрне табанлы булсын, ирләрнекен һәм хатын-кызларныкын алып килергә өлгермибез, шунда ук алып бетерәләр. Фабрикаларда бер ай алдан ук син сораган үлчәүләр юк. Кукмара фабрикасы бары тик зур ширкәтләр белән генә эшли. Мәскәүгә һәм төньяк илләргә җибәрә. Безгә Казанга килеп җитми дип әйтергә була”, ди Хәлилова.

Алар үзләре киез итек кәсебе белән көн күрүче Зур Кукмара авылына барып алып кайталар икән. Быел исә әлеге авыл итекчеләре көнне төнгә ялгап эшлибез дип белдерә. Нәрсә кирәген бер-ике ай алдан хәбәр итеп куймасаң, буш кул белән әйләнеп кайтуыңны көт тә тор.

Хәлилова сүзләренчә, Мәскәүдәге киездән заманча төрле аяк киемнәре эшләүче фабрика Кукмара киезе белән көн күрә. Төргәге-төргәге белән җибәрелгән киез Мәскәүдә әллә нинди рәвеш алып, Казанга кире кайта.

Хәлилова узган ел белән чагыштырганда киез итекләргә бәяләр ике, ә кайбер төрләргә ике ярымга артты, дип белдерә. Тауар атна саен 25%ка артып кайта икән.

Халык матурлыгын һәм сәламәтлеккә файдасын үз итә


Рәмилә Әхмәтҗанова үз тауарын мактаса да, аягы җылыда булганга сөенә
Салкыннарның да, рекламның да тәэсире бар. Аннан да кала күпләр киез итекләр сәламәтлеккә бик файдалы дип белдерә. Рамилә Әхмәтҗанова Казандагы бер базарда өс киемнәре сата. Җәен дә, кышын да урамда ул. Ә аякларында кукмара итекләре. Киез итеккә килгәндә, аны күбрәк татар халкы үз итә дигән карашта ул. Әхмәтҗанованың ике пар итеге бар. Берсен эшкә кисә, икенчесе рәешкә икән.

“Матур итегем дә бар. Ул Кукмараныкы. Европада да итекләр кияләр дип ишетәбез. Киез итекләр модага кереп бара. Мин сәламәтлеккә файдалы булганга, кеше натураль әйбер кияргә тырыша дип уйлыйм”, ди Әхмәтҗанова.

Кукмаралар Парижда кукмара итеге алган


Кукмара киез итек фабрикасы җитәкчесе Шамил Әхмәтшин сүзне көлкеле вакыйгадан башлады. Татарстаннан Парижга турист булып барган ике кеше аннан бик матур киез итек сатып алып кайта. Һәм Әхмәтшин алдына дөньяда менә нинди итекләр дә ясыйлар дип чыгарып салалар.

“Ак итек ул. Астындагы келәймәсен карасак, безнең итек булып чыкты”, ди Әхмәтшин. Хәзер кайберәүләр кукмараныкы дип, үзләре ялган нөсхә дә ясап сата икән. Йомшак итек басу өчен 150 еллык традиция кирәк дип белдерә җитәкче. Елына алар 1 миллион, ә кайбер елларны миллион 200 мең итек баса. Әхмәтшин быел итеккә зур сорау туганга үзе дә гаҗәпләнә.

“Мөгаен, кеше безнең итекне сагынып калган. Бәлки пластмасс аяк киеменнән туйганнардыр. Аннары көннәре дә суык бит, кышы да карлы”, ди Әхмәтшин.

Алар 720 кешене эшле иткәннәр. Ел әйләнәсендә киез итек басалар, киез әзерлиләр. Ул киезне Русиядәге аяк киемнәре тегүче зур ширкәтләр сатып ала икән. Мондый метрлы киез Русиядә бер генә җирдә, бары тик Кукмарада гына әзерләнә.

Тарихка килсәк, XIX гасыр урталарында сәүдәгәрләр Вавилов, бертуган Родыгиннар, Комаровлар Кукмарада итек фабрикалары ачып җибәргәннәр. Бертуган Комаровларга 1889 елда Париж бөтендөнья күргәзмәсендә катнашкан өчен дәрәҗәле бәя биргәннәр, дип яза Кукмара районы сәхифәсе.

Советлар заманында хәрби итекләр генә баскан Кукмара фабрикасы бүген үтә дә таләпчән зәвыктагыларны дә канәгатьләндерергә тырыша.

XS
SM
MD
LG