Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

2010 елның төп мәдәни вакыйгалары


Тукай бүләге ияләре һәм Татарстан җитәкчелеге, 30 август 2010 ел.

Тукай бүләге ияләре һәм Татарстан җитәкчелеге, 30 август 2010 ел.

Үткән 2010 ел Татарстанның татар милли-мәдәни тормышында зур юбилейлар һәм югалтулар белән истә калачак.


Суверенитет игълан итүнең 20 еллыгы Татарстанда рәсми төстә игътибарга алынмаса да, "ТАССР" оешуның 90 еллыгы зурлап уздырылды. Бу датага багышлап Татарстанда күргәзмәләр, фәнни җыеннар, тантаналы кичәләр үтте. Әмма юбилей чаралары исемлегендә иң зурысы – ул Мәскәүдә узган "Татарстан һәм Мәскәү бердәм гаиләдә" дип аталган зур концерт булгандыр. Бу үзенә күрә Татарстанның яңа президентын Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелегенә таныту, җирле татарлар һәм Казаннан күчеп килгән якташлар белән таныштыру, республиканың юбилеен бәйрәм итү булды.

Исәннәрнең кадерен бел

Шулай ук 2010 елда бөек татар язучылары, композиторлар, башка иҗат әһелләренең юбилейлары да билгеләп үтелде. Аерым алганда бу ел Мәҗит Гафуриның тууна 130 ел, композитор Сәлих Сәйдәшевнең 110 еллыгы, композитор Җәүдәт Фәйзинең 100 еллыгы белән истә калачак.

2010 елда драматург Туфан Миңнуллинның һәм бөек татар җырчысы Илһам Шакировның 75 яшьлегенә багышлап, күләмле мәдәни чаралар узды. Туфан Миңнуллин бәйрәме уңаеннан хәтта аның исемендәге театр фестивале дә оештырылган иде.

Әмма 2010 елда күп кенә бөек шәхесләр арабыздан китте. Үткән елда татар җәмәгатьчелеге рәссам Харис Якупов, бөек җырчы Фәридә Кудашева, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов, дирижер Фоат Мансуров, танылган галим Миркасыйм Усманов, язучы Диас Вәлиевне һәм башка кабатланмас шәхесләрне соңгы юлга озатты.

Зур проектларның кечкенә юбилейлары

Милли музыка, театр, кино дөньясына килгәндә, 2010 ел республика һәм күрше төбәк балаларын җыйган "Созвездие-Йолдызлык" кебек күләмле иҗади проектның 10 еллыгы белән истә калачак.

Төрки халыкларны берләштерүче "Нәүрүз" фестивале дә үткән елда 10 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей елында ул халыкара белем бирү проекты, остаханәләр һәм театр фестивале рәвешендә үткәрелде.

Татарлар яшәгән бер төбәктә федераль сабан туе үткәрү гадәтенә 10 ел тулды. 2010 елның төп милли бәйрәме Ижауда оештырылды. Киләсе елда аны Төмән хакимияте һәм җирле активистлар кабул итәргә тиеш.

Бөтен дөнья буйлап, татарлар яшәгән төбәкләрдә зур һәм кечкенә сабан туйлары үткәрелде. Рәсми чыганакларга караганда, 2010 елда бу бәйрәм чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә 200ләп тапкыр оештырылган. Аларда 3,5 миллион кеше катнашкан.

2010 елда VI Мөселман кинофестивале "Алтын мөнбәр" исемен югалту һәм оештыручылар тирәсендәге җәнҗал белән тарихка кереп калачак. Үткән елдан башлап ул Казан халыкара мөселман киносы фестивале исеме белән йөртелә башлый.

2010 елның Тукай бүләкләре

Тукай бүләге өчен бәйге дә 2010 елда игътибарны җәлеп итте. Быел ул биш кешегә бирелде. Алар арасында язучылар, музыкантлар һәм сынчылар да бар иде. Быел Г.Тукай бүләге берьюлы ике танылган сынчыга бирелде.

Шулай итеп Татарстанның мәдәният өлкәсендәге иң дәрәҗәле бүләге “Мәгарә” һәм “Ташка ордым башны” җыентыклары өчен язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдуллага, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен Фоат Садриевка, 1995-2009 еллардагы концерт, шул исәптән “Дустыма” һәм “Баянның сихерле аһәңе” программалары өчен музыкант Владимир Федотовка, “В. Качаловка һәйкәл” һәм “Хәйриячегә һәйкәл” сыннарын иҗат иткән өчен сынчы Асия Миңнуллинага һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы, “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны, “Шигърият агачы” сыны өчен сынчы, рәссам Илдар Хановка тапшырылды.

2011 елда мәдәни тормышта иң мөһим вакыйгалар Тукайның 125 еллыгына багышланачак дип фаразларга була. Бөек татар шагыйренең юбилее кысаларында кайбер чаралар 2010 елда үтте инде. Аерым алганда Питербурда Пушкин музеенда Тукайга багышланган күргәзмә ачылды. Төрки дәүләтләрнең һәм Русия төбәкләрен берләштерүче ТӨРКСОЙ оешмасы яңа башланган елны Тукайга багышлады. Ягъни шушы оешмага кергән илләрдә Тукайның 125 еллыгы уңаеннан төрле фәнни һәм мәдәни чаралар узарга тиеш. Татарстанда исә, беренче чиратта Тукай музеен яңарту, аның каберен төзекләндерү проблемы тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG