Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15
Иранда хокук яклаучылар һәм активистлар адвокаты Насрин Сотуде 11 ел төрмәгә хөкем ителде. Адвокат ханымга дәүләт иминлегенә куркыныч тудыру һәм дәүләткә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләү белдерелде. Шулай ук Сотуде Нобель бүләге иясе Ширин Эбади нигез салган хокук яклау оешмасы әгъзасе булуда гаепләнә.

Насрин Сотудега 20 ел адвокат булып эшләү тыелды.

Адвокат узган елның сентябрь аенда кулга алынды. Насрин Сотуде чит ил мәгълүмат чараларына 2009 елның июнь аенда оппозициянең ризасызлык чаралары вакытында кулга алынган кешеләрне яклау эше турында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG