Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов керәшеннәрне милләт дип атады


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов керәшеннәрне аерым милләт итеп атады.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Шаран һәм Бакалы районнарында булып кайтты. Сәфәреннән соң ул үзенең интернет-блогында фикерләре белән бүлеште.

Президент төбәктә яшәүче милләтләрне телгә алып, болай диде: “Районнар күпмилләтле. Районнарда күпчелекне татарлар, башкортлар, керәшеннәр, марилар һәм урыслар тәшкил итә”.

Шулай итеп, президент керәшеннәрне аерым милләт буларак атады. Милли мәсьәлә буенча узган елда да ул бер тапкыр фикер белдереп, төньяк-көнбатыш районнарда яшәүче татар телле халыкны "башкортларның диалекты" дип атаган иде.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы керәшеннәрнең Нардуган бәйрәме башлануын хәбәр итеп, аларны “керәшен татарлары” дип атады.
XS
SM
MD
LG