Accessibility links

Кайнар хәбәр

Озын яллар гади халыкны арыта


Тукай сәгате. Казан
Тукай сәгате. Казан

Яңа ел бәйрәмнәре ниһаять ахырына якынлаша. Кемдер бу көннәрне ял йортларында уздырса, кемнәрдер авылларга кайткан яисә табигать кочагына омтылган. Казаннар бу бәйрәмне ничек уздырган?

Халык арасында уздырылган сорашып белешүләр күрсәткәнчә, быел 11 көнгә сузылган бәйрәмнәрдән күбесенчә укучы яшьләр канәгать калган. Ә олылар гадәттә бу ялларның озакка сузылуыннан шикаятьче. Әйтик, Казан федераль университеты студенты Лениза Мөхәммәтҗанова өчен быелгы ял көннәре имтиханнарга хәзерләнү ягыннан бик файдалы булган.

"Яллар имтиханга әзерләнү өчен уңайлы"


“Минем өчен бу бәйрәмнәр бик файдалы булды. Чөнки мин укучы буларак шушы ун көн арасында имтиханнарга хәзерләндем, укыдым, диплом өчен кирәкле мәгълүматны җыйдым. Шулай итеп вакытны әрәм итмәдем”.
Студент Илдар Гарипов

Быелгы яллар бик озын булмадымы, дигән сорауга туташ болай җавап бирде:

“Минемчә, Яңа ел яллары бик озын. Елны ничек башлыйсың шулай дәвам итәчәк дип әйтәләр бит. Елны шулай 10-11 көн бәйрәм белән башлагач, ахырдан нәрсә эшләрбез инде. Ел буе ял итәрбезме? Безнең өчен кем эшләр? Дәүләтебезне кем үстерер, мәдәниятыбызны кем алга җибәрер?” ди
Лениза Мөхәммәтҗанова.

Әле беренче имтиханын гына тапшырган икенче бер студент Илдар Гариповны баштарак уку арыткан булса, аннан соң ял алҗыткан:

“Мин имтиханга хәзерләндем. Менә бүген беренче имтиханны тапшырдым. Шулай да авылда ял иткәндә тизрәк Казанга китәсе килә башлады. Ял бик озын булды. Башта укудан бизгән идек, аннары ялдан биздек. Тизрәк укырга барасы килә башлады”, ди Илдар Гарипов.
Табибә Динә Хөсәенова

Республика клиник хастаханәсендә эшләүче Динә Хөсәенова исә, бу ялларның бер өлешен май бәйрәмнәренә кушып җибәрсәләр яхшы булыр иде, ди.
“Бу яллар 10 көн үк булмаса да ярар иде. Бу ялларның йә яртысын, йә берничә көнен май аена калдырсалар, әйбәтрәк булыр иде. Хастаханәдә эшләгәч, миңа бик ял булмады: 2 көн эшләп, 2 көн ял итәм. Шуңа күрә бер дә арымадым. Ничектер мин кешеләр ял иткәнгә генә дә риза”, дип белдерә Динә Хөсәенова.

“Озын яллар күбрәк акчалы кешегә файдалы”


“Ватаным Татарстан” газеты журналисты Рәшит Минһаҗ фикеренчә, бу яллар акчасы булган кешеләр өчен күбрәк файдалы булган. Шулай да гади халыкка да бу көннәр өйдәге вак-төяк эшләрне төгәлләп куярга ярдәм иткән.
Рәшит Минһаҗ балаларын чана шуарга алып бара

“Бу яллар шактый озын булды. Әлбәттә, акчалы кешегә шәп инде мондый яллар. Мәсәлән минем дуслар “Бәкер” шифаханәсендә ял итә. Кемдер 6 көн, кемдер 10 көн үк. Алар өчен әйбәт. Ял да итәсең, шифа да аласың дигәндәй. Кемнең авылы бар икән, авылга кайтырга була. Кызганыч, безнең хәзер авылда әби-бабай юк. Авылда кешесе булганнарга әйбәт булыр иде: балалар кайтып чана-чаңгы шуарлар иде”, ди Рәшит Минһаҗ.

“Озын яллар чир вакытындагы тантана кебек”

Эшмәкәр Рәйсә Хәбибуллина сүзләренчә, ял көннәрендә кешеләр озак ял итеп алҗый. Мондый яллар депутатларга каядыр ял итәргә барырга гына кирәк, ди ул.
Эшмәкәрләр Рәйсә һәм Васил Хәбибуллиннар

“Күп ял кирәк түгел. Ял көннәрендә әйберләр дә сатылмый. Кеше йөри-йөри яллардан арып бетте инде. Кешеләрнең акчасы аз бит. Ашарына кала да, фатирына түләргә кала. Бу яллар чир вакытындагы бәйрәм кебек. Бу депутатларга каядыр ял итәргә барырга гына әйбәт. Ә гади кешегә эшләргә кирәк.

Кешенең акчасы булса, бәлки яллар да кирәк булыр иде. Яңа елда табын әзерләделәр, ашадылар-эчтеләр. Һәм бетте-китте. Күбрәк эш булсын иде, ял түгел”, ди Рәйсә Хәбибуллина.

Рәйсә ханымның тормыш иптәше Васил Хәбибуллин фикеренчә, кешегә Яңа елда 2 көн ял итү җитә. Гади халыкның хезмәт хакы болай да аз булган мондый заманада озак ял итү тагын да зыян китерә, дип белдерә ул.
XS
SM
MD
LG