Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:06

Тапшыруыбызның кунагы галим, хокукчы Искәндәр Әхмәдов күптән түгел "Яңарыш" вакыфы багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев янында булып, Болгар шәһәрен торгызуга бәйле кайбер фикерләрен тәкъдим итте. Әлеге очрашуның нәтиҗәләре хакында сөйләшәбез.

Римзил Вәли. Узган ел көз көне эфирга чыккан тапшыруларыбызның берсендә “Шәймиев Искәндәргә җавап бирде” дигән сюжет чыккан иде. Яшь галим, хокукчы Искәндәр Әхмәдов Татарстанның беренче президентына хат язып, шәһри Болгарны торгызганда Алтын Урданы онытмаска кирәк дигән фикерне әйткән. Миңтимер Шәймиев хатка җавап биргән иде. Бу турыда “Азатлык”та тапшыру чыккач һәм сәхифәгә куелгач, тыңлаучылар моңа игътибар итте.

Искәндәрнең җиде ел элек тә “Азатлык” радиосында яңгыраганы бар иде. Ул – Томскида яшәүче милли рухлы яшь егет. Үзе газет чыгарып, 15-17 яшендә үк татар милли хәрәкәтендә катнашкан иде. Хәзер ул Новосибирскида Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый һәм конституцион хокук турында диссертация яза.

Татарстанның беренче президенты белән очрашу вакытында, 27 декабрь 2010 ел
Яңа елның беренче көннәрендә үк без шушы тарихның дәвамы барлыгын сезгә җиткерәбез. Яңа ел алдыннан гына Искәндәр Әхмәдовны Миңтимер Шәймиев кабул итеп, алар шушы фикер һәм проектлар турында сөйләшкән.

Искәндәр, нинди проектлар алар? Болгар, Алтын Урда, татар дәүләтчелеге дигән темага һәрвакыт сөйләшеп торсак та, барыбызга да кызык булыр иде. Миңтимер Шәймиев белән очрашу ничегрәк үтте? Болгарчылык (булгароцентризм) дигән күренеш тарихта бар. Кайбер тарихчылар аны каты тәнкыйтьли, икенчеләре табына. Син кайсы як кешесе?

Искәндәр Әхмәдов. Тарихи аспектларны караганда, мин үземне Алтын Урдачы дип билгеләр идем.

Римзил Вәли. Болгар аннан иртәрәк булган бит. Ни өчен Болгар тарихына, Болгар чорына салкынрак карыйсыз? Шәймиев моңа үпкәләп карамадымы?

Искәндәр Әхмәдов. Болгар иле, Идел Болгары – татар һәм Русия тарихының бер өлеше. Әмма шул ук вакытта, минемчә, безнең өчен Алтын Урда мөһимрәк. Безнең дәүләт бишегебез – ул Алтын Урда. Нәкъ Алтын Урда татарларны берләштерә.

Римзил Вәли. Болгар да зур дәүләт булган. Аның да чикләре зур булган.

Искәндәр Әхмәдов. Юк, минемчә, Болгар – ул локаль дәүләт, татар яшәгән бер төбәк кенә.

Римзил Вәли. Бөек Болгар, болгар бабаларыбыз дигәндә, Искәндәр Әхмәдовның эче поша.
Искәндәр Әхмәдов

Искәндәр Әхмәдов. Берьяктан болгарлар төрки һәм мөселман булган, шуңа күрә алар да безнең этногенезда катнашкан. Шул ук вакытта Идел Болгарын Алтын Урда белән бер рәткә кертергә ярамый. Ә Миңтимер Шәймиев карашы турында сөйләгәндә, беренчедән, ул – безнең милли лидер. Мин аның белән бәхәсләшергә теләмим.

Римзил Вәли.
Син аның проектына каршымы, яклымы?

Искәндәр Әхмәдов.
Мин чын күңелдән әйтә алам: Миңтимер Шәймиев – ул бөек дәүләт эшлеклесе. Ул Бату, Туктамыш һәм башка бөек татар ханнары рәтенә керәчәк. Мин аны тәнкыйтьләргә теләмим. Минемчә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Аңа үз тәкъдимнәребезне бирергә кирәк.

Римзил Вәли. Менә бу тәкъдимнәр. Каршымда “Болгар – ул татарларның һәм Алтын Урда мирасының туплана торган урыны” дигән проект ята. Бу нинди проект булды һәм нинди тәкъдимнәрне үз эченә ала ул?

Искәндәр Әхмәдов.
Мин Миңтимер Шәймиевкә хат язгач, ул миңа үзе шәхсән җавап бирде. Ул Болгарны татар берләшкән җир дип кабул итәргә ди. Минемчә, Алтын Урдасыз берләшергә ярамый. Минем өчен Алтын Урда – иң яраткан чорым.

Римзил Вәли. Ул чорның күзгә күренеп торган ядкарьләре, йортлары, шәһәрләре, истәлекләре, таныла торган символлары бармы?

Искәндәр Әхмәдов. Русиядә, Евразия киңлекләрендә Алтын Урдадан сакланып калган һәйкәлләр бар. Һәм алар нәкъ менә Болгарда сакланган да. Аларның Болгаг дәүләтенә катнашы юк. Өстәвенә аларны Алтын Урда ханнары торгызган да, мәсәлән, Җәмигъ мәчете Бәркә хан исеме белән бәйле, Бату ханның сарае бар.

Ни өчен без аларны Болгар һәйкәлләре дип танытырга тиеш? Безнең моңа хакыбыз бармы? Кайберәүләр Болгар илен ярата икән, мин каршы түгел. Ә мин Алтын Урданы яратам.

Кайбер татарлар без – ариец, без – европеоид дип әйтергә ярата. Без бит андый түгел. Күзләребез дә киң түгел – кысынкы, битләребез төрки.

Римзил Вәли.
Димәк, ул вакытларда Кытай, Монголия якларында зәңгәр күзле, сары чәчле, яки ак йөзле милләт вәкилләре булган. Ул – безнең бабаларыбыз.

Искәндәр Әхмәдов.
Чыңгыз хан турында әйткәндә, ул бит чип-чиста монголоид, яки чип-чиста европеоид булмаган. Мин тарихи чыганакларга таянып әйтәм. Безнең бабаларыбыз монгол-татарлар гына түгел. Безнең бабаларыбыз – һуннар да, төркиләр дә, кыпчаклар да, хәзәрләр дә. Шул ук вакытта Алтын Урда булмаган булса, хәзер бердәм татар халкы булмас иде.

Римзил Вәли. Искәндәр, сез “Азатлык” радиосында алты-җиде ел катнашасыз һәм аны тыңлап киләсез. Шуңа күрә радиобызның кызыклы һәм газиз кешесе. Зур, күп миллиард җыя торган вакыфның җитәкчесе, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә нинди проект тәкъдим иттең? Ул аны ничек кабул итте?

Искәндәр Әхмәдов.
Минем проектым җиде тәкъдимнән тора. Беренчесе – татар тарихының паркы, "тарих бакчасы".

Римзил Вәли. Бу бакчада нәрсә булырга тиеш?

Искәндәр Әхмәдов. Ул кечкенә генә, озынлыгы да, киңлеге дә илле метр. Аның һәрбер почмагында бер стелла була. Бер стелла Идел Болгарына багышлана, икенчесе – Алтын Урдага, өченчесе – Казан ханлыгы чорына, дүртенчесе – Русия империясе чикләрендәге дәүләт.

Римзил Вәли. Шушы бакчаны күреп чыккач, бөтен татар халкының тарихын беләсең, шулаймы?

Искәндәр Әхмәдов. Юк, бу – безнең төп дәүләтләребез.

Римзил Вәли. Атилла чорлары, беренче меңъеллык анда керми?

Искәндәр Әхмәдов.
Беренче меңъеллык бакчасы бар бит. Бакчаның уртасында – хәзерге Болгарны яңарту, яңадан торгызуны күрсәтә торган сурәтләр. Шулай ук Алтын Урда шагыйрьләренең әсәрләрен күрсәтергә кирәк. Чөнки хәзерге татар теле Алтын Урданың дәүләт теленә бик якын.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, бу бакчаны Минтимер Шәймиев кабул иттеме-юкмы?

Искәндәр Әхмәдов.
Ул бик кызыксынды.

Римзил Вәли. Бу бакчаны кайсы тирәгә куярга булдыгыз? Әллә әле хәл ителмәгәнме?

Искәндәр Әхмәдов. Моны экспертлар, архитекторлар белән киңәшләшеп хәл итәргә кирәк.

Римзил Вәли
. Тагы нинди проектлар булды?

Искәндәр Әхмәдов.
Икенче тәкъдимем – татар юртасын (тирмәсен) куярга.

Римзил Вәли.
Татарлар ул вакытта күчеп йөргәнмени? Алар бит таш пулатларда торган.

Искәндәр Әхмәдов.
"Яңарыш" фондының "Татарстан республикасының мәдәни мирасы" дигән китабында Болгар янында Алтын Урданың беренче ханнарының "ставка"сы, урдасы булган диелә. Безнең төрки бабаларыбыз даладан чыккан. Алар башта күчмә халык булганнар.

Римзил Вәли. Ягъни кала да булган, дала да булган, "генштаб"ы күчеп йөргән.

Искәндәр Әхмәдов. Безнең очрашуыбызда Миңтимер Шәймиев, болгарларның калалары булганда да, җәен юрталарда яшәгәннәр, дип әйтте.


Римзил Вәли. Шуңа күрә шәһри Болгарның кунакханәләре, пулатлары тирмә рәвешендә эшләнгән. Кечкенә йоклый торган урыннар да булачак. Яки милли туристик палаткалар. Ә сез ниндиен тәкъдим итәсез?

Искәндәр Әхмәдов.
“Идегәй” дастаныбыз бар бит. Анда йортларда яшәгән халыклар турында сүз алып барыла. Без нугайларның юртасын үрнәк итеп ала алабыз.

Римзил Вәли. Тарих бакчасы, татар юртасы, таш пулатлар, мәчетләр белән каршылыкка кермәсме?

Искәндәр Әхмәдов
. Миңтимер Шәймиев бик кызыксынды. Экспертлар белән киңәшләшергә кирәк, диде. Өченче тәкъдимем – Алтын Урданың гомумән алганда мөселман мәдәниятенә, Болгарның төзелүенә өлеш керткән ханнарына истәлек калдырырга.

Римзил Вәли. Кемнәргә тамга куярга?

Искәндәр Әхмәдов. Беренчедән, Бату хан. Ул – каршылыклы шәхес. Кайберәүләр аны руслар белән сугышкан диләр. Ә бит шул ук вакытта бөек рус кенәзе Александр Невский Бату хан белән бердәмлек шартнамәсен төзегән.

Мин менә нәрсә әйтмәкче булам, Лев Гумилев һәм башка кайбер күренекле шәхесләр евразиячелек позициясендә торган. Мин үзем дә әлеге карашларны уртаклашам. Алман рыцарьләре һөҗүм иткәндә, алар урысларга православ дине урынына католицизм динен тагарга тырышты. Шул ук вакытта даладан килгән Чыңгыз хан, монгол-татарлар төрле диннәргә түземле булган бит.

Римзил Вәли. Тарихи, дини мәсьәләдә, мөгаен, әле анализ, фикер йөртүләр, бәхәсләр булыр. Тапшыруның ахырында тәкъдимнәрнең кайчан хәл итәчәген әйтик.

Искәндәр Әхмәдов. Кайбер тәкъдимнәрнең гамәлгә ашуына шанслары зур. Шуларның берсе, дүртенче тәкъдимем – толерантлыкка һәйкәл. Минемчә, толерантлык бөек даладан, Чыңгыз ханнан килә. Хәзерге Татарстандагы халыклар татулыкта яши. Минемчә, Татарстан һәм гомумән алганда Русия – Чыңгыз хан империясенең дәвамчысы.

Бишенче тәкъдимем – Болгар җыенында Алтын Урта турында да әйтергә кирәк. Алтынчы тәкъдимем – Бату ханның сараен яңадан торгызу. Җиденчесе – Болгарда Алтын Урда цивилизациясенең музеен булдыру.

Римзил Вәли.
Анысы тагы смета, тагы урын, тагы бәхәсләр. Җиде тәкъдимнең ниндиләре кабул ителер? Монда Миңтимер Шәймиевнең генә түгел, галимнәрнең дә карашларын, фикерләрен таләп итәр идем. Бу эшләр барып чыкса, үзенә күрә бер инкыйлаб булачак, дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG