Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Русия арасында атом хезмәттәшлеге килешүе көченә керде


Бүген бу уңайдан Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков һәм АКШның Русиядәге илчесе Джон Байерли очрашты.

Килешүгә 2008 елның маенда Мәскәүдә кул куелган иде. Әмма ул чактагы АКШ президенты Джордж Буш август аенда Русия белән Грузия арасында сугыш чыгуы сәбәпле килешүне туктатып торырга карар итте. Барак Обама АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрне җайларга тырышып килешүне ахырына җиткерде.

Килешү нигезендә АКШ үзләрендә кулланылган атом ягулыгын Русиягә җибәрә алачак. АКШ контролендә булган башка илләрнең электр станцияләрендә кулланылган ягулык шулай ук Русиягә юл алачак. Дөньядагы атом калдыкларының 80%ты Америкага туры килә.

Әлеге килешү Америка канунының 123нче маддәсе нигезендә шулай дип исемләнгән һәм ул ике як өчен дә файда китерәчәк диелә. АКШ Русиянең уран ятмаларына үтеп керә алачак. Русия үзенең уран баету мөмкинлеген АКШ базарына тәкъдим итә алачак. Атом калдыкларын эшкәртеп, Русия хакимиятләре ун елда 20 миллиард доллар казануга фараз тота. Русиянең атом калдыкларын алуы аны эшкәртә алмаган башка илләр өчен дә файдалы.
XS
SM
MD
LG