Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Мәскәү басымы астында Татарстанда, гомумән, милли республикаларда башланган сәясәтне читтәге татарлар шомланып, республика татарлары уен сыманрак кабул итә.

“Азатлык” радиосына Свердлау өлкәсеннән Вилсур Хафизов шалтыратты. Ул Татарстанда президент атамасын алыштырырга җыенуларына, Мәскәүнең милли республикаларны бетерүенә борчыла. Республикаларда президентлыкны бетерү беркем өчен дә яңалык булмас, ләкин Вилсур Хафизов биргән бер сорау уйландыра.

Миңнеханов уен ахырын беләме?

Вилсур Хафизовның соравы мондыйрак: ни өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татарларга президентлыкны бетерү, республикаларны берләштерү турында бер сүз дә әйтми, ни өчен халыкка мөрәҗәгать итми? Алга таба татарларга нишләргә? Әлегә сорау ачык кала.

Миңтимер Шәймиев милли күтәрелеш башында хакимияткә килгән җитәкче буларак һәрвакыт татар халкы хокукларын якларга тырышты, кайберәүләр әйтмешли, бераз кыяфәт тә чыгарды. Ә Рөстәм Миңнеханов андый түгел. Ул – турыдан-туры кушканны үтәүче, ягъни вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы.

Төрле сәяси вакыйгаларга күз салсак, Миңнеханов уенның ничек тәмамланачагын белгәнгә охшый. Президентлыкны бетерүне дә, төбәкләрне эреләндерү турында да Шәймиев алмашчысына алдан ук хәбәр итми калмаганнардыр. Дөрес, Миңнеханов 22 декабрьдә президент атамасын бетерү канунын үтәргә туры киләчәген таныды. Бу шуны күрсәтә: Шәймиев чорындагы кебек Мәскәү белән тарткалашып ятулар булмаячак.

Тарихчы Дамир Исхаков моның сәбәбен икътисад белән бәйләп аңлата. Татарстанның 75% кереме Мәскәүгә китә. Аның бер өлеше федераль үзәк алдында үзеңне “тәртипле” тотсаң гына әйләнеп кайта.

“Әгәр каршы килсәң, сиңа акча бирмиләр. Аннан ике көннән ачтан үләсең. Моңа каршы тору юллары да, юл күрсәтерлек милли хәрәкәт тә юк. Татарстаннар барысы да "Бердәм Русия" партиясендә тора. Анда утырып берни эшләп булмый”, ди Исхаков.

Русия татарлары шомлана

Свердлау өлкәсе Әртә районы Әҗегөл авылы кешесе Вилсур Хафизов, Татарстанда президентлыкны бетерү Мәскәүгә файда бирмәсә дә, Русия татарларын җиргә салып таптау булып тора, дип саный.

“Мәскәү безне кыса, талый. Халыкка бик авыр. Президентлыкны бетерү эше барып чыкмый. Алай гына булмый ул”, ди Хафизов.

Бер Вилсур Хафизов кына түгел, Русия төбәкләрендәге татар тормышында актив катнашучы һәркем Татарстандагы сәяси үзгәрешләрне игътибар белән күзәтә.

Пермь төбәге Барда районының “Таң” газеты журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Һидият Әмирев Русиядәге үзгәрешләр илне губерналаштыру, милли республикаларда җитәкчелек иткән, милләтләр мәнфәгатен дә кайгырткан милли башлыкларны бетерүгә илтә дип фаразлый.

“Татарстан белән Башкортстандагы президент хакимиятен губернаторныкы белән бер дәрәҗәдә була дип санамыйм”, ди Әмирев.

Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый эшендә актив катнашучы Фәрит Хәким исә Татарстан президенты атамасы беркемгә дә комачауламавын белдерде. Аның фикеренчә, республикада президентлык бетерелсә, Татарстан президенты Русия татарлары тормышына тәэсир итә алмаячак. Ягъни аның сәяси көче бетәчәк.

“Президентлык бетерелсә, без ятим калабыз”, ди Хәким.

Фәрит Хәким фикеренчә, Татарстан президенты читтәге Русия татарлары милли тормышында актив катнашырга, ярдәм итәргә тиеш.

“Бу Татарстанның башка төбәк эшенә тыгылуы түгел. Русия Балтыйк буе һәм башка илләрдә яшәүче русияләргә ярдәм итә бит”, ди Фәрит Хәким.

Буш имезлекне дә алалар

1990 еллар башында татар милли хәрәкәте вәкилләре арасында Татарстанның суверенлык алуын Мәскәүнең татарга буш имезлек каптырып торуы белән чагыштыручылар да, бүгенге сәясәтне алдан күрүчеләр дә булмый калмаган. Әмма Татарстанның бәйсезлек алуына чынлап торып ышанучылар күбрәк була.

1920 елда төзелгән "ТАССР" белән дә шул ук хәл була. Большевиклар татарның эчтән туып килгән милли дәүләте Идел-Уралны юк итеп, аның урынына бияләй кадәр Татарстанны бирәләр. Татарлар шуңа алдана.

2000 ел башында гына татарлар янә алдануын аңлады. Русия федераль кануннар кабул итеп, конституцияне дә, суверенлыкны да, инде хәзер президентлыкны чиста итеп юк итте.

Татар җәмәгатьчелеге бүген төшенкелеккә бирелеп, моннан чыгу юлы юк дисә дә, икенче карашта торучы татар зыялылары да бар. Мәхәллә системасын фәнни өйрәнүче Илдус Әмирхан әйткәнчә, татарга юл бер – көчле мәхәлләләр оештыру, шул рәвешле милләтне эчтән ныгытып саклап калу.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG